tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип» радиосы тапшырулары тупланган китап дөнья күрде
«Тәртип» радиосы тапшырулары тупланган китап дөнья күрде

«Тәртип» радиосы тапшырулары тупланган китап дөнья күрде

«Тәртип» радиосының тапшырулары тупланган «Дөнья сүзе — бер бүләк» китабы чыкты. Әлеге 360 биттән торган китапта Гөлфия Мөхәммәтгәрәеваның «Тәртип» радиосында бара торган берничә тапшыруның язма текстлары тупланган.

«Гөлфия апа Мөхәммәтгәрәева, Мөслим районында яшәүче, лаеклы ялдагы укытучы. Бездә, „Тәртип“ ачылган көннәрдән, 2014 елдан бирле эшли. Тапшырулар мөхәррире Ләйлә Ялаловага рәхмәт, Гөлфия апаның барлыгын аның аша белдек. Радиотыңлаучылар яратып өлгергән „Тел дигән дәрья бар“, „Сабыйга“, „Кыйссадан хисса“, „Тормыш тәрәзәләре“, „Саф вә раушан көзге“ һәм „Тукай укулары“ тапшыруларының авторы һәм алып баручысы — Гөлфия апа», — диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Аның сүзләренчә, китапның Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында чыгуы аеруча куанычлы. «Радионың горурлыгы булырлык шушы тапшыруларның текстларын туплап, Мөслим районы хакимияте Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында халыкка шундый зур бүләк ясады», — диде ул.

«Дөнья сүзе — бер бүләк» китабы «Тәртип» радиосы белән берлектә әзерләнгән.

«Китап „Тәртип“ радиосы белән берлектә әзерләнде. Кереш өлешендә, әдәбият галиме Фоат абый Галимуллинның, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның, минем һәм Гөлфия апаның фикерләре урын алган. Бик тирән эчтәлекле бу басманы, мәктәп укытучылары өчен кулланма әсбап, өстәл китабы дияргә була», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Аның әйтүенчә, китап аудиоформатта да чыккан.

«Китапның язма форматы да бар. „Тәртип“ тә чыккан тапшырулар дискта һәм флешкада да язылган. Белүемчә, татар телендә сөйләүче радиолар тарихында бу беренче китап! Бу эшнең нәкъ менә „Тәртип“ радиосыннан башлануына без бик шат! Дәвамлы, файдалы, үрнәк гамәл булсын! Кызганыч, китап сатуда юк. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы бу хезмәт белән танышып, Туган телләр елында, аның аудио һәм китап вариантларын мәктәпләрдә булдыру җаен (тарату җаен) тапса, балаларга да, мөгаллимнәргә дә татар телен өйрәнүдә, өйрәтүдә зур һәм файдалы, бай эчтәлекле ярдәм булыр иде» — диде баш мөхәррир.

  • Гөлфия Мөхәммәтгәрәева — лаеклы ялдагы мөгаллим, Россия гомуми белем бирү мәктәпләренең Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри премиясе лауреаты, өстенлекле милли «Мәгариф» проекты җиңүчесе, Мөслим районы радиосы һәм «Тәртип» радиосының тапшырулар авторы, «Татарстан яшьләре» газетасының актив хәбәрчесе.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*