tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип» радиосы «ТӘРТИПле ТЕАТР!» тамашасы белән туган көнен бәйрәм итәчәк
«Тәртип» радиосы «ТӘРТИПле ТЕАТР!» тамашасы белән туган көнен бәйрәм итәчәк

«Тәртип» радиосы «ТӘРТИПле ТЕАТР!» тамашасы белән туган көнен бәйрәм итәчәк

«Тәртип» радиосы «ТӘРТИПле ТЕАТР!» тамашасы белән туган көнен үткәрүе турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз барды. Чара 15 апрель көнне Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында булачак.

«Аллаһка шөкер, былтыр радиобызның 10 еллык юбилеен үткәреп җибәрдек. Быел исә 11 еллыгыбызны да матур итеп үткәреп җибәрергә исәп. Безнең чыннан да «Тәртип»нең туган көне 16 апрельдә. Тамаша бик кызыклы булачак. Биредә 11 театр катнашачак. Нигә программа «ТӘРТИПле ТЕАТР!» дип атала? Чөнки театр сәнгате дә, радио да – тәрбия учагы», – дип билгеләп үтте «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Шулай ук очрашу барышында радионың программалар мөхәррире Ләйлә Гыймадиева да «Тәртип» эфирларында даими рәвештә театр сәнгатенә игътибар бүленүен әйтте.

«Шулай ук безнең радиода «Галиҗәнап театр» дигән тапшыру эфирга чыгып килә. Ул радиобыз сөйли башлаган беренче көннәрдән үк яңгырый. Иң башта Гөлнара апа Зиннәтуллина алып барды, урыны җәннәттә булсын. Аннан соң аны Лаура апа Шакирҗанова дәвам итте. «Тәртип» радиосы заставкаларына игътибар иткәнегез булса да, аларны да күренекле артистларыбыз әйтә. Бездә бик зур архив тупланган. Радиодулкыннарыбыз аша җиткерелгән шулкадәр программаларыбыз бар. Шушы еллар эчендә радиобызда 70тән артык автор һәм алып баручы эшләгән. Әлеге вакытта 27 төрдәге сәхифә һәм тапшыру эфир дулкыннарына чыга. Барлыгы 24 авторыбыз һәм алып баручыбыз бар. Ни кызганыч, алар энтузиазм белән генә эшлиләр. Хезмәтләре өчен түләргә мөмкинлегебез юк», – ди ул.

Программа 2 сәгать барачак. Башланыр алдыннан һәм тәнәфес вакытында пластинкадан милли көйләр тыңлап, кушылып җырлап, билгеле шәхесләр белән якыннан аралашып, ял итеп алу мөмкинлеге булачак.

«Андый бизмән юк, әлбәттә. Әмма безнең халыкка күпме рухи байлык биргән радио бу. «Тәртип» радиосы төрле яшьтәге халык тыңлый. Һәм без тыңлап үскән «чыбыклы» Татарстан радиосының эшен лаеклы дәвам итә ул. Мин үзем шушы «Тәртип»леләр янында булуым белән бәхетлемен. Бу кичәнең үткәрелүенә шатмын һәм хуплыймын», – диде Татарстанның халык артисты Лаура Шакирҗанова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*