tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип» радиосында «Хәерле кич, Татарстан!» тапшыруы чыга башлый
«Тәртип» радиосында «Хәерле кич, Татарстан!» тапшыруы чыга башлый

«Тәртип» радиосында «Хәерле кич, Татарстан!» тапшыруы чыга башлый

Бүгеннән «Тәртип» радиосында турыдан-туры эфирда яңа «Хәерле кич, Татарстан!» тапшыруы чыга башлый.

Аны радионың продюсеры Айваз Садыйров һәм PR белгече Айсылу Лерон алып бара.

«Радиобызда иртән генә түгел, ә һәр кичнең дә үз тапшыруы булачак, Алла боерса. Тыңлаучыларыбыз белеп торсын. Халык белән араны якынайту һәм шактый сорауларга җавап табу, рәхәтләнеп фикерләшү өчен бер дигән мөмкинлек булачак дим уйлыйм», — диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, Айсылу Лерон һәм Айваз Садыйровны тыңлаучылар көткән. «Бу атнаның яңалыгы тыңлаучылар өчен көтелгән бүләк булыр дип ышанам. Чөнки, Айваз белән Айсылуның туры эфирда эшләгәненә күнеккән, аларны яраткан тыңлаучылары сагынгандыр. Хәерле сәгатьтә башланган, нәтиҗәле эш булсын!» — диде ул.

Айваз Садыйров сүзләренчә, эфир вакытында тыңлаучылар шалтыратып, теге яки бу мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклаша ала. Тапшыруда төрле өлкәләрдәге белгечләр дә катнашыр дип көтелә.

«Тапшыруда актуаль, көн кадагындагы вакыйгаларга һәрьяклы караш, җәмгыятьнең мәңгелек темаларына күзәтү һәм сорауларына җавап эзләү була. Тапшыру темасы төрле яклап өйрәнелә, үткән еллар һәм дөньякүләм тәҗрибәләр белән чагыштырыла», — диде радионың башкарма продюсеры, кичке тапшыру алып баручысы «Татар-информ»га.

«Хәерле кич, Татарстан!» программасы бүген 17.00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыруның темасы Бөтенроссия халык санын алу була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*