tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш районында “Килен төшерү” йоласын яңарттылар
Тәтеш районында “Килен төшерү” йоласын яңарттылар

Тәтеш районында “Килен төшерү” йоласын яңарттылар

Тәтеш районының Келәш мәдәният йортында 7нче март көнне “Килен төшерү” йоласын яңарттылар.Әлеге мәдәни чарада Тәтеш районы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, оешма вәкилләре Сәлимә Арсланова, Румия Шәйхетдинова катнаштылар. Бәйрәм балалар чыгышы белән башланып китте.

Сәхнә халкыбызның милли бизәкләре төшерелгән чиккән сөлгеләр, ашъяулыклар, җәймәләр белән бизәлгән. Келәш аккалфаклары килен сандыгына бирнә тутыруның бөтен нечкәлекләрен чын артистларча сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичә дәвамында сәхнә түренә төп йорт киленнәре чакырылды. Тормыш сынауларын уңышлы узган уңган киленнәр сәхнәдә дә үзләрен сынатмадылар:җыр-моңга, тапкыр сүзгә, халкыбызның милли киемнәрен белү осталыкларын бик отышлы күрсәтә алдылар.

Бәйрәм мизгелләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. “Ак калфак” оешмасы ның Келәш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова халкыбызның милли традицияләрен, йолаларын саклау өчен зур тырышлык куеп эшли, авылдашлары белән район күләмендә генә түгел, Республика күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Мондый чаралар яшьләргә милли тәрбия бирүдә дә, телебезне саклау өчен дә бик әһәмиятле – дип сөйләде Рима Сафиуллова йомгаклау чыгышында.

Әлеге бәйрәмнән алган матур тәэсирләр, тәрбияви күренешләр барлык тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Тәтеш районы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*