tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тимур Сөләйманов: “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан халкына бәяләп бетергесез бәхет мизгелләре бүләк итә”
Тимур Сөләйманов: “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан халкына бәяләп бетергесез бәхет мизгелләре бүләк итә”

Тимур Сөләйманов: “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан халкына бәяләп бетергесез бәхет мизгелләре бүләк итә”

“Созвездие-Йолдызлык” һәм “Наше время-Безнең заман” фестиваль хәрәкәтләре лауреатлары һәм җиңүчеләре өчен ял көннәре бик актив узды. Җомга көнне алар Әлмәттә зур концерт куйды, тамаша гастрольләрнең экваторын билгеләде, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә яшь йолдызлар һәм республиканың эшләүче яшьләре Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында матур иҗади чыгышлар күрсәтте.

“Сәхнәдә чыгыш ясаучы чын йолдызларга карыйбыз да, елмаябыз. “Созвездие-Йолдызлык”ның барлык командасына, аерым алганда, Дмитрий Тумановка мондый энтузиазм белән районнан районга гастрольләрдә йөрүләре һәм кешеләргә бәхетнең бәһасез мизгелләрен бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә”, — дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Сүз уңаеннан, “Созвездие-Йолдызлык” командасының Яшел Үзәндәге концерты Тимур Сөләймановның яңа вазыйфасында беренче чараларыннан берсе булды.

Районнарның концерт мәйданнарында ике фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары җыр һәм бию аша тамашачыларга күпмилләтле Татарстан халыкларының традицияләре һәм мәдәнияте турында сөйләде. Аларның чыгышларына ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казанның музыка һәм театр училищелары студентлары һәм аларны тәмамлаучылар да кушылды.

“Мөгаен, Татарстанда “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Наше время-Безнең заман” турында белмәгән яки ишетмәгән бер генә ата-ана да, студент, укучы да юктыр. Бу уникаль хәрәкәт – безнең республикада яшәүче иң актив һәм талантлы балаларны һәм яшьләрне берләштерә торган бер дөнья. Бүген чын-чынлап тарихи вакыйга була, чөнки “Йолдызлык” беренче тапкыр безгә зур программа белән килде”, — дип билгеләп үтте Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногманов.

Алда “Йолдызлык” командасын вакыйгаларга бай, уңышлы атна көтә. Бүген алар – Балык Бистәсе районында, ә иртәгә Алексеевскида чыгыш ясаячак.

Татарстанның талантлы яшьләре шулай ук Чистайда (15 сентябрь) зур концерт бирәчәк, аннары Кама Тамагы районына (16 сентябрь) барачак. Фестиваль хәрәкәтенең республика буйлап гастрольләре 18 сентябрьдә Буада зур концерт белән йомгакланачак.

Концертлар ачык мәйданчыкларда һәм авыл мәдәният йортларында уза. Керү ирекле.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*