tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Казан кинофестивалендә «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә Татарстанда төшерелгән, татарча фильм – Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» фильмы җиңде. Ул Агыйдел-Чулман елгалары кушылган җирдә урнашкан,  югалган авыллар исемлегендәге Өшәр авылындагы соңгы Могикан – 82 яшьлек Габдулла бабай Хәйбуллин тормышы турында.

Алмаз Нургалиев фильмны ел ярым буе төшерә. Габдулла Хәйбуллинның язмышын, уй-фикерләрен тамашачыларга тулысынча ачып бирә ала. Татар режиссёрының хезмәтен жюри да югары бәяли. Алмаз Нургалиев: «Фильмыбыз шулай бәяләнгән икән, димәк, без дөрес юлда,,» – дип, үзенең рәхмәтен җиткерде.

Алмаз Нургалиевны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Зур уңышлар телибез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*