tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры Ижевск шәһәренә “Кияүләр” спектаклен алып бара
Тинчурин театры Ижевск шәһәренә “Кияүләр” спектаклен алып бара

Тинчурин театры Ижевск шәһәренә “Кияүләр” спектаклен алып бара

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Удмуртиягә гастрольгә җыена. 6 мартта коллектив Ижевск шәһәренең Тимерьюлчылар мәдәният йортында Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк.

“Кияүләр” – тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән, театр репертуарындагы иң күңелле спектакльләрнең берсе. Музыкаль комедиянең премьерасы 2011 елда булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

“Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән! Дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк. Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби-бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк… Җырлы-биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли”, – диелә спектакльнең аннотациясендә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Тинчурин театры соңгы тапкыр Ижевскига гастрольләр белән 2016 елның көзендә барган иде. Ул чакта театр тамашачыларга “Мәхәббәт чишмәсе” һәм “Күрәсем килгән иде” мелодрамаларын тәкъдим итте.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*