tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәкләрдәге татар журналистлары «Татмедиа» уздыра торган укуларның дәвам итүен тели
Төбәкләрдәге татар журналистлары «Татмедиа» уздыра торган укуларның дәвам итүен тели

Төбәкләрдәге татар журналистлары «Татмедиа» уздыра торган укуларның дәвам итүен тели

Россия төбәкләрендә эшләүче татар журналистлары «Татмедиа»дан алар өчен укулар үткәрүне дәвам итүне сорады.

Быел «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Татарстаннан читтә чыга торган татар басмалары редакторлары өчен укулар уздырган иде. Журналистлар укуларның файдасын күргән. Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучы журналистлар укулар тагын булсын иде дигән теләкләрен җиткерде.

«Онлайн дәресләр өчен бик зур рәхмәт. Без аларның файдасын күрдек. Киләчәктә дә булыр дип хыялланабыз, көтәбез», – диде Марий Элда нәшер ителә торган «Якташлар» газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев укуларның киләчәктә оештырылачагын әйтте.

«Без бу эшне дәвам итәчәкбез. Дөнья үзгәреп тора, безгә артта калырга ярамый. Бер-беребезне өйрәтеп торсак, әйбәт булыр», – диде ул.

Җитәкче шулай ук журналистларның эшчәнлеге белән кызыксынды, аларның сорауларына җавап бирде. Ул социаль челтәрләрдә актив эшләргә кирәк булуга басым ясады. «Сезгә ярдәм кирәк булса, кулдан килгәнне эшләрбез. Методик яктан, матди яктан ярдәм итәргә тырышырбыз», – диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та киләсе елда онлайн укулар булачак дип ышандырды.

«Ул форматны киләсе елга да планлаштырырбыз. Һәр газетага күзәтү ясарбыз, сайтларны тикшерербез. Яңа елдан соң бу онлайн укуларны дәвам итәргә тырышырбыз», – диде ул.

Ул шулай ук сайтларны үзгәртүдә «Татмедиа» ярдәм итәргә әзер булуын да ассызыклады.

Бу очрашудан соң да журналистлар өчен кыска гына укыту булды. «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров социаль челтәрләрдә эшләү алымнары белән таныштырды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов материаллар язу буенча киңәшләр бирде.

  • 26-28 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Форумга Россиянең 15 төбәгеннән утызга якын журналист чакырулы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*