tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда чит илдәге ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашу буенча түгәрәк өстәл уза
Казанда чит илдәге ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашу буенча түгәрәк өстәл уза

Казанда чит илдәге ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашу буенча түгәрәк өстәл уза

Бүген Казанда «Чит илдәге ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашу» дип исемләнгән түгәрәк өстәл уза. Мәскәү хөкүмәте оештырган мондый түгәрәк өстәлләр быел Калининградта, Хабаровскида, Владикавказда, Грозныйда узды. Ноябрь башында Мәскәүдә Бөтендөнья тематик конференциясе узачак, аның кысаларында Мәскәү Хөкүмәте төбәкләр һәм ватандашлар хезмәттәшлегенә багышланган секция оештырачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән оештырылган бүгенге түгәрәк өстәлдә  15 регион вәкилләре һәм 7 илдән килгән милләттәшебез катнаша. Чараның максаты-чит илдә яшәүче ватандашлар белән эшләү буенча иң яхшы тәҗрибәләр алмашу.

Түгәрәк өстәл модераторы-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Чараның башында ук ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән барлык катнашучыларны сәламләде. Шулай ук Россия Федерациясе ТЭМның Казандагы вәкиле Радик Вахитов Россия Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү департаменты директоры Александр Нуризаденың сәлам хатын укыды.

Данис Шакиров үзенең чыгышы вакытында оешманың эшчәнлеге,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ватандашлар белән эшләү өлкәсендәге чаралары һәм проектлары турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*