tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков Мөселман уку йортлары укытучыларының Бөтенроссия форумында катнашты
Илгиз Халиков Мөселман уку йортлары укытучыларының Бөтенроссия форумында катнашты

Илгиз Халиков Мөселман уку йортлары укытучыларының Бөтенроссия форумында катнашты

27 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков мөселман уку йортлары укытучыларының Бөтенроссия форумында катнашты һәм форум вәкилләрен ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф.Шакиров исеменнән сәламләде. Үзенең чыгышында Илгиз Халиков Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә татар дини оешмалары белән хезмәттәшлек хакында һәм ел саен уза торган Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы турында сөйләде.

26-27 нче октябрь көннәрендә Казанда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышлап, мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенроссия форумы уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*