tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тольяттида Мәүлид кичәсе узды
Тольяттида Мәүлид кичәсе узды

Тольяттида Мәүлид кичәсе узды

Тольятти Татар милли мәдәни мохтарияте 10 ноябрь көнне ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе – Мәүлид кичәсен уздырды.

Изге мәүлид мәҗелесендә, Казаннан махсус чакырылган Россия ислам университеты укытучысы, мөнәҗәтләр иҗат итүче, автор башкаручы Ильяс Халиков үз иҗаты белән таныштырса, Тольятти шәһәрендә дә татар милли мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “Идел” ансамбеленең балалар төркеме Тольятти шәһәре җәмигъ мәчете Имам мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәрев шигырләре, Нияз Җәләлев музыкасына язылган сәнгать әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

Күренекле кунакларыбыз дин әһеле, ислам белгече, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Самара Губерниясе Дума рәисенең урныбасары Екатерина Ивановна Кузьмичева, Тольятти шәһәр идәрәсендәге этноконфессиональ үзара мөнәсәбәтләрне җәмәгатьчелек белән идарә итү булеге башлыгы Ирина Павловна Щёкина, Тольятти шәһәренең милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләренең бердәм совет рәисе Юрий Михайлович Дёмкин һәм Сызрань татар милли мәдәни автономия рәисе Ринат Ирфан улы Шәрәфетдинов бу матур бәйрәмебезгә зур бәя бирделәр.

Тольятти Татар милли мәдәни мохтарияте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*