tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән делегатларының дин әһелләре Форумыннан алган тәсирләре
Төмән делегатларының дин әһелләре Форумыннан алган тәсирләре

Төмән делегатларының дин әһелләре Форумыннан алган тәсирләре

Казанда 19-21 май көннәрендә VII Бөтенрусия “Дин һәм милли яшәеш” дин әһелләре Форумында Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән депутатлар һәм кунаклар – җәмгысы 916 кеше катнашты, шуларның 58 хатын-кызлар иде. Төмән өлкәсенең көньягыннан 40 делегат, Ханты – Манси һәм Ямал –Ненец автономлы округлардан үз төркемнәре катнашты.

Төмән делегатлары Форумнан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Сабирҗан Тимушев, Төмән районының Талмы мәчете дини оешма рәисе:

– Мин бу җыеннан үзем өчен бик күп нәрсә алдым. Беренчедән, мәчетләрдә сөйләшүләр дин турында, дингә бәйле темаларга булырга тиеш, Аллаһы Тәгалә ризалыгын алырга тырышып, изге китабыбыз Коръән кушканча ничек яшәргә кирәк, үзебез ничек яшибез – шуның турында булырга тиеш. Югыйсә мәчеткә җыелган кешеләр, намаз укылганчымы, укылганнан соңмы, хотбә тыңлаганнан соңмы, нәрсә турында гына сөйләшмибез – алай булырга тиеш түгел, дип аңладым. Традицион исламның нәрсә икәнен аңлап бетермәгән кешеләр күп әле бездә, шунлыктан мөселманнар арасында төрле каршылыклар килеп чыга. Бездә бит хәтта дин әһелләре арасында да традицион Ислам – ул әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләр, дип аңлатучылар бар. Бу форумда мин шуны тирәнрәк аңладым: Традицион ислам – ул татар тормышында элек-электән традиция рәвешендә буынннардан-буыннарга тапшырылып килгән Коръән һәм Пәйгамбәребезнең хәдисләре –Сөннәт. Төрле халыкта төрле гореф-гадәтләр бар, халкыбызның асыл гореф-гадәтләрен дә сакларга кирәк, ләкин аларны дин дип түгел, гореф-гадәт итеп атап. Традицион Исламның асылын аңлатып бирде Форум. Шуны кешеләргә дә әйбәтләп аңлатырга кирәк, дигән фикергә килдем. Дин өлкәсендәге каршылыклар бит төбәгебез имамнары арасында дини белемлеләр бик аз булудан килә. Наданлык нәтиҗәсендә Исламның Коръән һәм Сөннәт икәнлеген аңлаткан дин әһелләренә ваһһабчы исеме тагылып, аларны кыерсыту күренешләре дә булды. Форумда дин белән бергә туган телне саклауга, ислам фәлсәфәсен торгызуга зур әһәмият бирелү дә канәгатьләндерде күңелемне.

Яркәев Каюм: Ялутор мәчете каршындагы дини оешма Идарәсе әгъзасы:

– Форумда яшьләр белән эшләү кирәклегенә, аларны, чит-ят йогынтыларга бирешмәслек итеп тәрбияләүгә, динне туган телдән аермый алып барырга кирәклегенә аеруча басым ясап әйтелде, шул бигрәк тә күңелемә үтеп керде. Яшьләребез туган телдән читләшеп үсәләр, шунысы бик күңелсез хәл. Күпчелек имамнарыбыз, бигрәк тә яшь имамнар, диндә милләт юк, дип, вәгазьләрне барлык халыклар өчен дә уртак телдә – урыс телендә алып барырга тырышалар. Татар авылларында да мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләре урыс телендә алып барылган, ана теленә бик аз сәгатьләр бирелгән бу заманда туган телне саклауда мәчетләр дә, дин әһелләре дә катнашырга тиеш, дигән фикер яңгырады

Форумда, шул бигрәк тә күңелемә хуш килде. Форумда барлык чыгышларның саф татар телендә булуы бигрәк тә сөендерде мине, күңелем рәхәтләнде шуңа. Бездә,Ялуторда, шундый традиция урнашты: мәчеткә җомга намазларына, дини бәйрәмнәргә генә т түгел, кичләрен дә җыелабыз, пәнҗешәмбе көнне хатын-кызлар, җомга кичендә – яшьләр. Яшьләр гел урысча сөйләшә. Кайткач, яшьләргә шушы идеяне – туган телгә күчү кирәклеген аңлатырга уйлыйм.

Фатыйх Гарифуллин, Төмән өлкәсендә Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте казыятенең җитәкчесе:

– Без шушы өч көн дәвамында ел буена җитәрлек яңа идеяләр, фикерләр, белән баедык, бәрәкәтле эшебез өчен ялкынлы энергия алдык. Татарстан җитәкчеләренең, Бөтендөнья татар конгрессының бу чараны үткәрүгә куйган көчләре, матди чыгымнар бушка үтмәячәк, ил буйлап сибелеп яшәгән татарлар тормышының барлык юнәлешләренә дә диннең үтеп керүенә этәргеч булачак. Форумда яңгыраган фикерләр, кабул ителгән карарлар гына түгел, илебезнең төрле почмакларыннан килгән дин әһелләре белән аралашу, тәҗрибә белән бүлешү ел буена дәвам итәчәк. Без бит үзара телефоннар, адреслар алыштык. үзебезнең эшчәнлектә файдаланырлык күп тәҗрибә белән таныштык. Краснояр крае мөфтие Гаяз хәзрәт ул якларга татарларның килеп урнашу тарихы турында сөйләве бигрәк тә көчле тәэсир калдырды күңелемдә. Безнең Төмән-Тубыл төбәгенә дә Идел-Урал буйларыннан милләттәшләребез Урта гасырлардан башлап килә башлаганнар, себер татарларының рухи-мәдәни тормышына, көнкүрешенә, теленең формалашуына аларның йогынтысы көчле булган. Себер татарларының тарихы үзебезнең төбәк галимнәре, Татарстан галимнәре тарафыннан җентекләп өйрәнелә, бу исә Себердә яшәүче татарларның тарихы беръяклы гына өйрәнелә, торгызыла, дигәзн сүз. Соңгы 25 ел дәвамында себер татарларын аерым халык итеп таныту сәясәте куертылып килгән бүгенге көннәрдә, төбәгебездә татарларның этник төркемнәрен таркатмау, бергәләп үсеш юлыннан баруны тәэмин итү зур әһәмияткә ия. Шуның өчен Себердә казан татарлары тарихын да өйрәнүне җитди мәсьәлә итеп күтәрергә кирәк, дигән фикер тудырды миндә Гаяз хәзрәтнең чыгышы. Дини тәрбия белән бергә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, асыл гореф-гадәтләне саклауда мәчетләр дә читтә калмаска тиеш, дигән фикер мине күптән борчый, минем шушы фикерләремә аваздаш фикерләрнең көчле яңгыравы үзем өчен үземнең дөрес юлда булуымны раслады, шуңа да шат булдым. Мәчетләрдә китаплар туплау, халыкны танылган дин галимнребез белән таныштыру кирәклеген дә искә төшерде бу җыен. Форумда күп файдалы мәгълүмат ишеттек. Авыл мәчетләре бит буш утыра диярлек. Балаларны, яшьләрне мәчетләргә тарту үрнәкләре белән дә уртаклаштылар имамнар. Моның өчен имамнарның дәрәҗәсен, белемен арттырырга кирәк.

Таһир хәзрәт Фазыйлов , Төмән районы Боровой бистәсе дини оешмасы рәисе:

– Форумда шул кадәр күп нәрсәләр турында сөйләнелде, күптөрле фикерләр яңгырады, аларны тирәнрәк аңлап эштә файдалану өчен күңелдә яңадан барлап чыгу, безнең шартларда ничегрәк эшләргә кирәклегенә төшенү өчен вакыт кирәк булыр. Өйләребезгә кайткач, имамнарның барысын да җыеп, Диния нәзарәтләре җитәкчеләре фикерләр

белән уртаклашуны оештырсын иде, ниндидер уртак фикергә килсәк иде, Форум карарларын ничек итеп гамәлгә ашыру турында ачык күрсәтмәләр бирелсен иде. Форумда бит өлкәбезнең барлык имамнар да булмады, алар да белсеннәр иде анда күтәрелгән мәсьәләлә турында.

Альберт Гыйльманов, Шыкча мәчете дини оешмасының рәисе:

– Безнең эшебездә иң аксый торган нәрсә – яшьләр белән эшнең җитешсез булуы. Шыкча мәчетенә элегрк йөреп дингә якынлашкан берничә егет һәм кыз бар, тик әле алар да актив керешеп китә алмыйлар мәчет эшләренә, яшьтәшләренә дингә йөзләре белән борылырлык йогынты ясый алмыйлар . Форумда яшьләр белән эшләү турында җитди сөйләшү булды, ләкин бу юнәлештә имамнар үзләреннән-үзләре генә уңай борылыш ясый алырлар, дип уйлый алмыйм. Форум нәтиҗәләре турында фикер алышу, яшьләр белән эшләү юлларын ачыклау өчен имамнар белән түгәрәк өстәл оештырылсын иде. Бер-беребезгә әйтә-әйтә, бер-беребезне төртә-төртә, бәлки, бу эшне җайга салыр идек.

Җәгъфәр хәзрәт Кормандаев, Вагай районы Татар Вагай авылы мәчетенең имамы:

– Миңа нәрсә ошады: без менә аралаштык, кайбер имамнарның тәҗрибәсен ишетү бик кызыклы, файдалы булды. Без бит мәктәпләргә якын килү юлларын күз алдына да китерә алмый идек, чөнки укытучылар, мәктәп мөдирләре куркалар балаларның мәчеткә тартылуыннан. Ә менә, Киров өлкәсендәге тәҗрибәдән чыгып караганда, мәктәпкә экскурсия оештыру бик кулай чара икән. Без мәктәпкә дә барып карыйбыз, ата-аналар белән дә сөйлшәбез, халык нидәндер куркып калган, ә менә экскурсия турыдан-туры дингә өйрәтүгә бәйле булмагач, экскурсияләр оештыру мөмкин булачак. Район, җирле үзидарә җитәкчеләре, мәктәп, мәдәният учаклары белән бергә эшләсәк, нәтиҗәсе булмый калмас иде, югыйсә без үзебезнең ягыбызга тартабыз, алар үз якларына, уртак эшләрне башлый алмый торабыз. Бергәләп эшләүгә Форум ышаныч бирде. Диния нәзарәтләре семинарларга, түгәрәк өстәлләргә безне генә чакырып калмасыннар, урыннарга чыгып йөрсеннәр, халык белән, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән дә очрашсыннар, бергәләп эшләү идеяләрен аларга да җиткерсеннәр иде. Мондый чараларны Милли эшләр комитеты белән дә килешеп эшләргә, шундый чараларда Комитет вәкилләренең дә катнашуына ирешергә кирәк. Югыйсә бит, дин дәүләттән аерылган дип, безгә мәчеттән читкә чыгарга рөхсәт итмиләр. Башка төбәкләрдә шулай эшли алалар икән бит, безнең Диния нәзарәтләре җитәкчеләре дә идарә органнары белән сөйләшеп, килешүләр алып барсыннар иде. Мин бу фикерне Диния нәзарәтләре җитәкчеләренә җиткерергә уйлыйм.

Илдар хәзрәт Җиһаншин, Русия Үзәк диния нәзарәтеенең Төмәндәге вәкиллеге җитәкчесе:

– Мне үзем Татартсаннан чыккан кеше буларак, бу килүемдә Татарстан Республикасының үсеш юлыннан тайпылмыйча барып, яңадан-яңа югары уңышларга ирешүен, көч-куәте арта баруын күреп сөендем. Быелгы дин әһелләре форумы да шуны күрсәтте. Әгәр беренче форумнарда зарлану күп урынны алып торган булса, бусында фикер яңгырашы

көчле булды, буш чыгышлар булмады, җыен саф татар телендә барды. Русия төбәкләрендәге татар дин әһелләрен берләштерү идеясен елдан-елга уңышлырак гамәлгә ашыра баруын күрсәтә алды быелгы Форум. Дистә ел элек кенә эшен башлап җибәргән, зур талант иясе Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбле Болгар ханлыгы тарихына багышлап, камил сәнгать осталыгы белән югары рухлы итеп әзерләп сәхнәләштергән бию композициясен тамаша кылып та, хәйран калдык, Татарстанның иҗади куәтен, сынмас көчен күреп рухландык. Тарихи Болгар җирлегендә дин галимнәре әзерләү дәрәҗәсендә булачак ислам академиясенә нигез салыну делегатлар күңелендә зур өметләр уятты. Мине яңа идеяләр белән баетты, иҗади эшкә дәртләндерде Форум. Әлбәттә, кайбер актуаль мәсьәләләр чагылмый, күтәрелми калынды, ә алар җитәрлек мәчетләр эшендә. Булачак Форумнарда аларына да җитешербез, дигән өмет исән калды, якты өметләрне динебезнең киләчәге өчен иң әһәмиятле чарага – Ислам академиясен төзүгә юл ачылу ныгытты.

Илдар хәзрәт, Ямал автономлы округының Лянтор мәчете имамы.

– Безнең кебек ерак төбәкләрдә яшәп хезмәт иткән имамнар өчен бик файдалы булды Форум. Миндә мәчет эчләрендә генә чикләнеп эшләмәскә, халык арасына чыгарга, җәмәгатьчелек белән бергәләп эшләргә кирәк, дигән фикерне ныгытты Форум. Диндә татарларга хас суфыйчылыкны торгызу идеясе дә күңелгә хуш килде. Читтә яшәгән татарлар дини-милли рухка, туган телне ишетергә сусап яши. Мин, Татарстанна килеп, туган телебездә милләттәшләребезгә иман нурын җиткерә алуымнан зур канәгатьлек хисе кичерәм, Форумнан мәчет нигезендәге иҗади эшчәнлеккә омтылыш алып кайтам.

Күчем Гайсин, Тубыл районының Күкрәнде мәчете имамы:

– Бөтен чыгыш ясаучылар оста, татар телендә бик матур сөйлиләр, тыңлап туймаслык – бу үзе зур үрнәк безнең өчен. Шул ук вакытта аларның эшләре шулай шома гына барадыр, дип ышана да алмадым, чөнки бүгенге көндә дин өлкәсендә бар нәрсәне килештереп, күңел теләгәнчә булдырып җиткерү бик кыен. Гомумән, Форум бик әйбәт үтте, файдалы фикерләр күп әйтелде. Миңа Җәлил хәзрәт Фазлыевның мәчетләрнең хәле, хезмәт хаклары проблемнары турында сөйләве бик ошады, тик алар җыен карарларына керми калды. Мин элек балаларны мәктәп тәрбияләргә тиеш, мәчет зурлар белән эшләргә тиеш, дип уйлый идем, Форумда бу фикерем үзгәрде. Кече һәм мәктәп яшендәге балаларны, балалар бакчасыннан башлап, мәктәп, белән мәчет бергәләп тәрбияләргә тиеш, дигән фикергә килдем. Шунда ук уй туа: ничек ирешергә моңа? Балалар бакчасы, мәктәп – хөкүмәт оешмалары, ә мәчет дәүләттән аерым булу шартларында ничек ирешергә моңа, нинди юллар белән бергәләп эшләүне башлап җибәрергә? Мәктәп мөдире риза булса гына мөмкин бергә эшләргә, ул риза булмаса, имам берни эшли алмый. Менә бу мәсьәләне Диния нәзарәтләре хөкүмәт идарә органнары белән бергә хәл итәргә тиеш. Югары органнар җитәкчеләреннән теләктәшлек булмаганда мөмкин түгелдер бу идеяне гамәлгә ашыру. Ныклап уйлап карасаң, табарга була берләшү юлларын. Мәсәлән, “Дин нигезе культурасы” курсы мәктәпләргә кертелде, ә безнең татар балалары укый торган мәктәпләрдә “Ислам дине нигезләре культурасы” модулен алмыйлар, ата-аналар теләге белән дигән булып, дөнья диннәре нигезләре культуралары, дөньяи этика модулен

алалар да, электән әхлак тәрбясенә багышланган чаралардан бернинди аермасы булмаган дәресләр үткәрәләр, чөнки ул курсны алып бару өчен укытучылар белән тиешле әзерлек үткәрелмәде. Шуның өстенә, ул укытучылар белән дин әһелләре арасында бернинди бәйләнеш юк. Мәктәп мөдирләре куркалар Ислам модулен алырга. Район җитәкчелеге тарафыннан астыртын гына Ислам модулен алмаска кушу очраклары булуы да билгеле. Татар балалары укый торган мәктәпләргә Ислам дине нигезләре культурасы модулен кертү турында дини оешмалар да кайгыртырга тиеш, дип уйлыйм, бу идея Форумда чагылды. Татар мәктәпләренең милли статусы юкка чыгарылып, алар этно-мәдәни компонентлы гына булып калдырылган, татар теле чит тел кебек укытылган бүгенге мәктәпләр туган телне тулысынча саклап калу бурычын үти алмыйлар. Бу мәсьәләгә татар җәмәгатьчелеге дә битараф булып кала бирә. Менә 1 апрельдә мәткәпләрне эреләндерү фәрманы кабул ителде. Ә татар авылларындагы этномәдәни компонентлы мәктәпләр, кагыйдә буларак, күрше урыс мәктәпләренә кушыла, аның филиалы гына булып кала. Мондый шарларда дини-милли тәрбия эшләре тагын да кыенлаша, чикләнә. Татар мәктәпләренең мөстәкыйльлеген саклап калу өчен беркем тырышмый, Диния нәзарәтләре дә, татар милли-мәдәни оешмалар да, татар галимнәре дә. Форумда бу мәсьәлә күтәрелмәде. Әлә безнең төбәккә генә хас проблема микән бу? Русия дәүләтенең бөтенлеген саклау идеясен хуплап чыгыш ясаучылар булды булуын, күпмилләтле, күпдинле илдә дәүләтнең бөтенлеген саклауның төп шарты – милләтләрнең ирекле үсеше. бер милләтнең дә милли-дини үсеше, туган теленең саклануы чикләнергә тиеш түгел, дигән идея ачык яңгырады, әмма ул резолюциягә кертелми калынды. Бәлки, әйтелгән тәкъдимнәрне искә алып төгәлләп җиткерергә тиешле төркем бу идеяне дә карарларга кертеп җибәрер, дип өметләнәсе килә.

Гөлсем хаҗия Айнуллина, Түбән Тәүде районының Урта саз авылындагы ике мәчет каршындагы дини оешмаларның рәисе:

– Форум миңа бик ошады, дулкынландырды, мәчетләрнең эшләрен җанландыру, халыкка якынрак килү юлларын күрсәтте. Әмма, минем карашка, форум дини-мәдәни эшчәнлектә хатын-кызларның ролен күтәрү мәсьәләсен дә күтәрергә тиеш иде. Динне торгызуга ирек бирелгәч, иң беренче булып хатын-кызлар күтәрелделәр, дин курсларына алар беренчеләр булып йөри башладылар, гаиләдә балаларны дин рухында тәрбияләү белән дә башлыча ана кеше, хатын-кыз шөгыльләнә бит. Татар мөселман хатын-кызлар берлеге Төмәндә дә оешты, аның эшчәнлегенә дә терәк, игътибар кирәк, югыйсә ул оешма ятим бала кебек. Киләсе форумнарда дини тәрбиядә хатын-кызның роле дипме, башкача аталганмы, ләкин хатын-кызлар да катнашкан секция дә оештырылсын иде, дигән теләк белән кайттым Форумнан.

Фикерләрне Бибинур Сабирова туплады

Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*