tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән шәһәрендә шагыйрь Фәрит Ермышевны искә алу кичәсе
Төмән шәһәрендә шагыйрь Фәрит Ермышевны искә алу кичәсе

Төмән шәһәрендә шагыйрь Фәрит Ермышевны искә алу кичәсе

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә якташыбыз, туганыбыз Фәрит Ермышевны искә алу кичәсендә булып кайттык. “Кайтам әле язларым, кайтам әле сазларым” шигырьләр җыентыгы презентациясе аның нинди якты, яхшы, иҗади, киң күңелле кеше булганын күрсәтте. Шагыйрь турында якты хатирәләрен саклап, аның үзен, иҗатын хөрмәт иткән дуслары кичәгә җыелганнар иде.

Фәрит Нариман улы күпкырлы талантлы кеше иде. Ул Тубыл районы Күкрәнде авылында туа. Хөрмәтле укытучылар гаиләсендә, бер-берләренә игелекле мөһитне күреп үскән, яхшы тәрбия алган шагыйрьнең шигырьләре дә моңлы, укучыларының күңел кылларын тибрәндереп татар телендә язылган. Аның искиткеч матур, тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьләренә композитор-җырчылар Җәмилә Рәхимова, Тимергали Мирасов, Әмир Хәлидов көй язганнар.

Аларның җырлары тамашачыларның игътибарын җәлеп итте, шагыйрь иҗатына зур кызыксыну уятты. Мәктәп, укытучылар, балачак, Олы Кундан, Ләчек, Күкрәнде турында җырлар бик җылы һәм дулкынландыргыч яңгырады. Туган нигезгә, кече Ватаныбызга мәхәббәт белән тулы булган Фәрит Ермышевның иҗатына багышланган кичәдә катнашучы Казан кунагы, профессор, шагыйрь Фәрит Яхин катнашты. Безнең җирле шагыйребез турында әйткән җылы сүзләре, бөек шагыйрьләребез белән чагыштырганы йөрәкләребезгә бәлзәм булды, горурлык хисләрен уятты. Әлбәттә, шагыйрьнең шигырьләре татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рухи мирас үрнәге буларак уку программага керәчәк.

Чараны оештыручыларга, татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбировка, ерак юлларны якын итеп бу кичәгә килүчеләргә, Ф.Н.Ермышевның барлык туганнарына, дусларына, шагыйрьнең  шигырьләрен укып ишеттерүчеләргә рәхмәтлебез. Россия халыкларының мәдәниятен Фәрит Ермышев кебек кешеләр популярлаштырып, яшь буынга мирас итеп тапшыралар. Кичәдән илһам алып, сокланып, күңелләребез белән ял итеп кайттык.

                                         Сәет Хисмәтуллин,

                              Тубыл шәһәре 15нче мәктәп директоры

                                       (Римма Умитбаева тәрҗемәсе)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*