tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Әйдә” татар клубы оешты
Төмәндә “Әйдә” татар клубы оешты

Төмәндә “Әйдә” татар клубы оешты

«Балаларым татар телен аңламыйлар. Бу гаилә проблемасы мине зур борчуга салды. Мин өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында татар теле дәресләрен эзли башладым. Кызганыч, күңелемә ошаган дәресләр табылмады. Кыска вакыт эчендә, Анна Аржанова белән “Әйдә” татар клубын оештырырга карар кылдык. Ике ай эчендә коллегам белән бина таптык, укыту программасы төзедек, белем оешмабызның барлык исәп-хисабын санап чыгардык, педагог таптык, реклама тараттык. 3 нче сентябрьдә без клубта беренче дәрес узды», дип башлады сүзен ике бала анасы Надия Сагитуллина.

“Клубны оештырганда, укучы балалар җыелырмы дигән курку, шикләнү булмадымы?”, – дип сорыйм Надиядән. «Балалар җыелырмы, кызыксынучылар аз булыр дигән курку булмады. Чөнки клубны ачканда күнелдәге ышанычка таяндык. Чөнки безнең кебек балаларын татар телен белеп, анлап үсүләрен теләгән әти-әниләр Төмәндә аз түгел. Әти-әниләргә балалар дәрес белән шөгыльләнгән вакытта вакытларын үзләренә багышларга мөмкинлек булыр иде. Безнең теләк – клубта татар мөхитен тудыру, балаларда татар теленә карата кызыксыну уяту», ди оештыручылар.

«Әйдә» клубында укыту нигезләре 3-6 һәм 7-10 яшьлек балалар балаларга юнәлдерелгән һәм ул ике бүлектән тора: татар телен өйрәнү дәресе, иҗади сәгатьләр (аппликация, кулинария буенча мастер-класс, рәсем ясау, пластилин белән эш, сюжетлы-рольле уен, милли кием элементларын модельләштерү һ.б.).
Моннан тыш, балалар өчен күчмә экскурсияләр, танылган татар шәхесләре белән очрашулар, мастер-класслар да оештырылачак. Дәресләр тәмамлангач, балаларга тәмле чөй эчерәләр. Укулар майга кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*