tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Татар милли киемнәре” фестивале үтте
Төмәндә “Татар милли киемнәре” фестивале үтте

Төмәндә “Татар милли киемнәре” фестивале үтте

Төмән шәһәренең Яңавыл микрорайонында урнашкан «Этнос» гуманитар белем бирү үзәге каршында эшләүче җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балаларның һәр көне кызыклы һәм файдалы уза. Яңа җырлар, биюләр, уеннар, шигырьләр өйрәнү, рәсем ясау, ярышу-узышулар белән генә чикләнми, төрле чараларда катнашып, күренекле шәхесләр белән очрашып, яңа мәгълүмат туплап белемнәрен арттыралар.

Шулай ук балалар татар халкының милли ризыклары белән дә бик яратып таныштылар. Мәсәлән, бу көннәрдә балалар Болгар-Татар бистәсенең «Яңавыл» тарихи-мәдәни тыюлыгын булдыру инициаторы Әлмирә Сажинада кунакта булдылар. Ул балаларга татар халык ашы – шәңгә пешерү буенча мастер-класс оештырды һәм, әлбәттә, аларны тәмле шәңгәләр, карлыган яфрагыннан әзерләнгән чәй белән сыйлады. Тәрбиячеләре Наисә Гайнельянова балаларны кыстыбый, бәлеш, пәрәмәч, чәк-чәк, өчпочмак кебек камыр ризыклары белән таныштырды.

Балаларның лагерьдагы унынчы көннәре татар халкының милли киемнәрен өйрәнүгә багышланды. Чара «Матур милли татар киемнәре» фестивале форматында оештырылды. Матур милли киемнәр кигән балалар бергәләшеп «Туган тел» җырын җырладылар. Чара барышында алар татар халык киемнәре, аларның төрләре, символик әһәмияте, көндәлек һәм бәйрәм милли костюмы үзенчәлекләре, киемдә төс символикасы белән таныштылар. Матур киенгән Ясминә Вәлиева, Шәкирә Шәрәфетдинова, 26-5Лаура Фәтхетдинова калфак, күлмәк, алъяпкыч, читек, яулык турында сөйләделәр. Раил Шигабаев, Рият Шигабаев, Дәүләт Сираҗетдинов түбәтәй, күлмәк, билбау, бишмәт, камзул белән таныштырып, татар костюмнарының төрлелеген күрсәттеләр. Аннары яңа алган белемнәрен ныгыту максаты белән, балалар төрле биремнәр башкардылар. Алар хәрефләрдән татар киемнәренең исемнәрен яздылар, аппликация рәвешендә, рәсем дәресләрендә үзләре ясаган орнаментлар, матур бизәкләр белән кәгазьдә ясалган татар халык киемнәрен бизәделәр. Шулай ук «Түбәтәй» уенын бик теләп уйнадылар.

Рәүфә Кангазина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*