tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телдә әйтелгән ант сүзе ышанычлырак
Туган телдә әйтелгән  ант сүзе ышанычлырак

Туган телдә әйтелгән ант сүзе ышанычлырак

Бөек Ватан сугышы башланган кайгы һәм хәтер көнендә Россия Иҗтимагый палатасында ( Мәскәү шәһәре, Миусская мәйданы, 7/1 йорт) “Хәтерлибез!” дигән уникаль күргәзмә ачылды. Экспозициядә СССР халыклары телләрендә Бөек Ватан сугышы чорында язылган листовкаларның һәм плакатларның күчермәләре тәкъдим ителде.

Проектны Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы һәм Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты тәкъдим итте һәм тормышка ашырды. Шул уңайдан РФ Иҗтимагый палатасының милли эшләр комиссиясе рәисе В.Ю.Зорин җитәкчелегендә фәнни дискуссия булды. Анда галимнәр Бөек Ватан сугышы елларында тарихи хакыйкать һәм Бөек җиңүдә матбугат продукциясенең әһәмияте турында кызыклы сөйләшү балды.

Күргәзмә ачылышына Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ресрубликаның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин катнаштылар.


«Күргәзмә халкыбызның бердәмлеге, аның үз армиясенә ничек ярдәм итүенә багышлана. Сугыш вакытытнда, авыр көннәрдә кешеләргә аларның туган телләрендә мөрәҗәгать иткәннәр. Бу бик тә мөһим булган», – ди Зилә Вәлиева.

Ул үз чыгышында әйткәнчә, күргәзмәдә чын шәхесләр, рус, татар, башкорт, грузин һ.б., милләтләрнең телләренда язылган текстлар һәм, әлбәттә, кешеләрнең батырлыклары,ул чорның каһарманлык фактлары урын алган.


Күргәзмәдә рус, татар, әзербайҗан, әрмән, башкорт, грузин, казах, кыргыз һәм үзбәк телләрендәге 16 листовка үрнәге куелган.

Бу күргәзмәне Татарстан белгечләре төрле телләрдә язылган плакатлар белән тулыландырган. Биредә СССР территориясендәге союздаш республикаларда, шулай ук Чувашиядә һәм Татар АССРында чыккан үзенчәлекле басма әсәрләр бар.

Күргәзмәне әзерләүче һәм идея авторы Рөстәм Ханнанов болай аңлата:«Барысы да татар телендә табылган хәрби листовкадан башланды». Кыска гына мөрәҗәгать текстлары, листовкалар төрле төбәкләрдә яшәүче җирле халык телендә бастырылган.

Билгеле булуынча, кайвакыт җирле халыкларның милли телләрен өйрәнү, куллануга икләнеп карау, моны сепаратизм күренеше дип санаучылар да очрый. Милли телләрнең кулланышы һәрвакыт катлаулы һәм мөһим мәсьәлә булып кала.


РФ Иҗтимагый палатасында ачылган күргәзмәгә куелган басма әсәрләр хакыйкатьне яклый, ялгыш карашны инкарь итә. Татар һәм башка халыклар телләрендәге ант сүзләре язылган листовкаларны, башка басма продукцияне бу күргәзмәдә укып карарга мөмкинлек бар. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә 16 фронт газетасы чыга башлаган.

Редакцияләрдә эшләргә күренекле татар журналистлары, язучылар җәлеп ителгән. Илгә сугыш афәте килгәч, ГлавПУР РККА – Эшче-крестьяннар Кызыл армиясенең Баш сәяси идарәсе утка керүче солдат-офицерларга һәр халыкның туган телендә мөрәҗәгать итүне кирәк тапкан. Ни дисәң дә, туган телдә әйтелгән сүз ышанычлырак. Мәскәүдә Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә ачылган күргәзмә моны тагын бер кат раслый.
Римзил Вәлиев.

(“Татар-информ” агентлыгы хәбәрләре һәм фотолары кулланылды)

Видеолар:

https://rutube.ru/video/024dfad219364c015ff9a3b818e65423/ (Репортаж)

https://www.oprf.ru/live_stream/1114

Дискуссия на тему «Историческая правда о начале Великой Отечественной войны и роль печатной продукции в достижении Победы»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*