tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге Васил Шәйхразыевны туган көне белән котлый
«Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге Васил Шәйхразыевны туган көне белән котлый

«Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге Васил Шәйхразыевны туган көне белән котлый

«Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге Сезне 60 яшьлек күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлый!
Сезнең эшчәнлегегез Башкортстан белән тыгыз, кан кардәшлеге белән бәйле. Башкортстан татарларының милли-мәдәни һәм рухи традицияләрен, тарихи дөреслекне саклауга гаять зур өлеш кертеп, Сез чын- чынлап олы иҗтимагый абруй һәм зур хөрмәт казандыгыз. Кыенлыклардан курыкмыйча, үз фикерегезгә тугры калу, шул ук вакытта иң катлаулы, кискен проблемаларны хәл итүгә карата үлчәүле, конструктив якын килү үрнәге Сез. Сезнең белән аралашырга туры килгән һәркем һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатларыгызны, зирәклегегезне һәм гадилегегезне, игелекле булуыгызны һәрвакыт билгеләп үтә. Шушы шатлыклы, куанычлы көнегездә Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, уй-хыялларыгыз, кыю ниятләрегезнең тормышка ашуын телибез. Гаилә җылысына төренеп, балаларыгызның бәхетен күреп яшәгез!
Ихтирам белән,
«Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге
вице-президенты
Фәнир Гыйлметдин улы Галимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*