tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәре татарлары котлавы
Димитровград шәһәре татарлары котлавы

Димитровград шәһәре татарлары котлавы

Мөхтәрәм Васил Габтелгаязович!

Сезне Димитровград шәһәре татарлары, үз исемемнән юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм.
Сез татарны берләштерүче, халкыбызның зирәк акылын, тапкырлыгын, киң күңеллелеген күрсәтүче җитәкче. Милли Шура рәисе буларак милләтебезгә көч, дәрт өстисез, яңадан-яңа җиңүләргә рухландырасыз. Татар халкына кагылышлы үзгәрешләр, уңышлар, җитди адымнар, барысы да, Сезнең ярдәмегез белән тормышка аша. Хөрмәтле Васил Габтелгаязович! Димитровград татарларына күрсәткән игътибарыгыз, хөрмәтегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә, халкыбызның бөтен кичерешләрен аңлап һәм тоеп яшәргә, милләткә бергәләп хезмәт итәргә язсын. Изге эшегездә Сезгә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.

Хөрмәт белән,
Димитровград шәһәре татарлары
автономиясе
рәисе Фәнис Җаббаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*