tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрек галиме Башкортстанда чыккан «Сәнәк» журналын Төркиядә танытырга уйлый
Төрек галиме Башкортстанда чыккан «Сәнәк» журналын Төркиядә танытырга уйлый

Төрек галиме Башкортстанда чыккан «Сәнәк» журналын Төркиядә танытырга уйлый

Төркиянең Бартын университеты галиме Альп Әрән Дәмиркая 1925-1937 елларда Башкортстанда чыккан «Сәнәк» журналын Төркиядә танытырга җыена. Бу көннәрдә ул шул уңайдан Уфада төрле очрашуларда катнаша.

Төркия кунагы Башкортстанның Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге җитәкчелеге белән очрашып, «Сәнәк» басмасының башлангыч еллардагы саннары белән танышкан һәм аларның күчермәләрен алган.

«Башкортостанга килүемнең төп сәбәбе — „Сәнәк“ юмористик журналының 1925 елдан алып 1937 елларга кадәр чыккан саннарын күрү һәм күчермәләрен алу. Кайчандыр татарча нәшер ителгән бу басмада Сәйфи Кудаш, Нәкый Исәнбәт, Исмәгыйль Рәмиев кебек татар зыялылары да эшләгән. Бу кызыклы журналны Төркиядә дә танытасым», — дип сөйләде Альп Әрән «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Төрек галиме әйтүенчә, «Сәнәк» 1925 елда «Яңа авыл» татар газетасы эчендә «Яңа авыл сәнәге» дигән әдәби-сатирик кушымта буларак чыга башлаган. 1937 елны нәшер ителүдән туктаган. 1956 елда ул «Һәнәк» башкорт журналы буларак яңадан чыга башлаган.

Альп Әрән Дәмиркая Башкортстан татарларының милли-мәдәни үзәгендә үзе өчен махсус оештырылган кичәгә дә катнашкан. Төрек галиме белән очрашуга тел, әдәбият белгечләре, студентлар, сәнгать әһелләре җыелган. Ул аларны татар әдәбиятын төрекләргә таныту юнәлешендәге эшчәнлеге белән таныштырган, җәмәгатьчелекнеӊ сорауларына җавап биргән. Сәнгать әһелләре Төркия кунагына татар милли биюләре һәм җырлары тәкъдим иткәннәр.

Альп Әрән Дәмиркая очрашуларга хатыны, чыгышы белән Башкортстанның Зианчура районы Күгәрчен авылы кызы, тәрҗемәче Айгөл Дәмиркая белән катнашкан. Айгөл ханым иренә тәрҗемә эшләрендә ярдәм итә. Төркия галиме якын көннәрдә Татарстанга килергә җыена. Казанда ул галимнәр, фән эшлеклеләре һәм язучылар белән очрашыр, дип көтелә.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*