tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә иллегә якын татар галиме турында фәнни җыентык нәшер ителде
Төркиядә иллегә якын татар галиме турында фәнни җыентык нәшер ителде

Төркиядә иллегә якын татар галиме турында фәнни җыентык нәшер ителде

Шушы көннәрдә Төркиядә 47 татар тюркологы турында “Төркиядән читтәге төрки дөнья тюркологлары” исемле мәкаләләр җыентыгы дөнья күрде. Бу хакта Әгәй университеты галиме Мостафа Өнәр хәбәр итә.

Ике томлык китапта Ибраһим Хәлфин, Хөсәен Фәезханов, Хәлиф Курбатов кебек галимнәрдән алып Гомәр Саттаров, Флера Сафиуллина, Диләрә Тумашева, Вахит Хаков, Фәһимә Хисамова кебек соңгы дәвер татар тюркологларының тормыш юлы һәм хезмәтләре турында киң мәгълүмат бирелгән.

Җыентыкта Әлфия Йосыпова, Флера Сәйфуллина, Гөлшат Галиуллина, Зоя Кириллова, Чулпан Зарипова, Рамилә Яруллина Йылдырым һ.б татар галимнәре автор буларак катнашкан. Шулай ук Әрҗан Алкая, Бирсәл Оруч, Ясин Кая, Эрдал Шахин, Җиһан Чакмак, Әхәт Үстүнәр кебек төркияле галимнәрнең мәкаләләре дә басмада урын алган. Фуат Ганиев, Җамал Вәлиди, Үзбәк Байчура турындагы мәкаләләрне татар халкына таныш галим, татар кияве Мостафа Өнәр язган.

“Төркиядән читтәге төрки дөнья тюркологлары” китабында төрки дөньяның иң күренекле 430 галиме яктыртылган. Татар галимнәре 2548 битлек җыентыкның икенче томына аерым  бүлек булып урнаштырылган.

Бу фәнни җыентыкның баш мөхәррире – Фырат университеты профессоры Әхмәт Буран. Китапны нәшриятка әзерләүдә ярдәм итүчеләр арасында татар фән дөньясына билгеле тюрколог, татар кияве профессор Әрҗан Алкая да бар. Ул танылган татар галимнәре Фәрит Йосыпов, Фәнүзә Нуриева белән бәйле мәкаләләр авторы да.

Китапның редколлегия әгъзалары арасында Татарстан галиме Фәрит Йосыпов та урын алган.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*