tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә яшәүче татар шагыйрәсенең шигырьләре азәрбайҗан телендә басылган
Төркиядә яшәүче татар шагыйрәсенең шигырьләре азәрбайҗан телендә басылган

Төркиядә яшәүче татар шагыйрәсенең шигырьләре азәрбайҗан телендә басылган

Төркиядә яшәп иҗат итүче шагыйрә һәм галимә Чулпан Зариф – Четинның поэзия әсәрләре азәрбайҗан телендә китап буларак дөнья күргән. Бу хакта төрек-төрекмән шагыйре һәм журналист Шәмсетдин Күзәҗи хәбәр итә.

Милләттәшебезнең шигырьләр җыентыгы Азәрбайҗан Язучылар берлеге тарафыннан чыгарылган. Ул «Зәңгәр йокылар» дип атала. Анда татар шагыйрәсенең татар, рус һәм төрек телләрендә иҗат иткән 70 шигыре урын алган. Аларны Азәрбайҗанның танылган шагыйрьләре Эльхан Зал Караханлы һәм Ибраһим Хаҗиев тәрҗемә иткән.

Җыентыкта автор – Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университеты галимәсе, тумышы белән Арча ягы кызы Чулпан Зариф –Четин турында күләмле биографик мәгълүмат та бирелгән.

«Бу җыентыкны миңа күптән түгел Азәрбайҗанда үткән II төрки дөнья әдәбият һәм китап фестивалендә тапшырдылар. Аны Азәрбайҗан Язучылар берлеге миңа сюрприз итеп эшләгән. Китапны күргәч, авып китә яздым. Шигырьләрне дә үзләре сайлаганнар, тышлыктагы фотосурәтне дә үзләре табып куйганнар, китапның исемен дә үзләре уйлаган. Мин үземне – татар милләтенең бер кисәге, иҗатымны татар әдәбиятының бер кыйпылчыгы итеп күрәм. Азербайҗан кардәшләрнең мине шушылай зурлавын татар милләтенә, татар әдәбиятына ихтирам күрсәтү итеп кабул итәм», – диде Чулпан Зариф-Четин «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*