tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Милли музеенда «Музей – мөмкинлекләр мәйданы» акциясе узачак
ТР Милли музеенда «Музей – мөмкинлекләр мәйданы» акциясе узачак

ТР Милли музеенда «Музей – мөмкинлекләр мәйданы» акциясе узачак

1 нче июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, ТР Милли музее һәм аның филиалларында гадәттәгечә бик матур акция үтәчәк. «Музей – мөмкинлекләр мәйданы» исемле бу чарада Казанның яшь экскурсоводлары музей эшендә үзләренең көчен сынап карыйлар. Чарада катнашучылар арасында Казан шәһәренең төрле мәктәпләре янындагы җәйге лагерьдә ял иткән, музей эшен яратучы мәктәп укучылары.

Яшь музей сөючеләр 1 июнь көне буе Милли музейның үзендә, Е.А.Боратынский музеенда, Габдулла Тукай әдәби музеенда, Ш.Камал мемориаль музеенда, Бөек Ватан сугышы мемориал-музеенда һәм Красновидово авылындагы М.Горький музеенда барлык кунакларга үзләре экскурсия үткәрәчәк.

Чарада Казанның төрле районнарында урнашкан мәктәпләр катнаша: 149-нчытатар теле лицее (Совет районы), 37-нче гимназия (Авиатөзелеш районы), Ф.Г.Аитова исемендәге 12-нче татар теле гимназиясе (Мәскәү районы), «Адымнар» полилингваль комплексы, 11-нче күп профильле лицей (Совет районы), 34-нче мәктәп (Мәскәү районы) һ.б.

Акциядә катнашыр өчен балалар экскурсия текстын әзерлиләр, музей экспозицициясенең төрле өлешләре буйлап тарихи белем туплыйлар, экскурсия үткәрүнең серләренәтөшенәләр.

Чараның соңында язучы Айрат Бик-Булатовның балалар өчен чыккан «Ничек Көрәнтешкә борыны ярдәм иткән» исемле яңа китабын тәкъдим итү дә булачак. Акциядә катнашкан барлык балаларга да бу өр-яңа кечкенә Көрәнтеш маҗаралары турындагы китапбүләк ителәчәк.

Милли музей профессиональ кадрларга һәм фәнни-методик эш тәҗрибәсенә бик бай урын, шунлыктан яңа белем өйрәнү өчен күпкырлы уку һәм тәҗрибә мәйданы.

«Музей – мөмкинлекләр мәйданы» акциясе балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрварлык хисен тәрбияләүдә зур урын алып торачак, тарих һәм туган якны өйрәнү, музей эшенең серләренә төшенергә һәм киләчәктә һөнәр сайлауда бик файдалы һәм яхшы мөмкинчелек бирә. Хәзерге заман талапләрендә бу бик мөһим чара.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*