tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды
Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды

Һәр елны балалар серле Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алалар. Матур, бәйрәмчә бизәлгән мәдәният үзәгенең тамашачылар залында яшел чыршы тирәсендә кунакларны керәсе Яңа ел белән Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары котладылар.

Быелгы бәйрәм чарасын мәдәният үзәге каршында эшләүче “Нур” түгәрәге җитәкчесе Римма Шәрипова укучылары белән Абдулла Алишның ”Куян кызы” спектаклен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Яңа ел бәйрәмен яраткан сәләтле укучылары: Азалия, Әмирә, Самира, Элиза, Кәрим, Алсу, Ралина Айдуллинар, Руфина, Эмиль Кузиевлар, Марат, Гүзәл Катралеевлар үз рольләрен оста уйнадылар.

Кыш бабай, Кар кызы, Куян, Мәче рольләрен мәдәният үзәге хезмәткәрләре Айгөл Моратова, Зөфар Нигъмәтуллин, Зөфар Корманов, Рузалия Курманалиева башкардылар. Аларның матур, серле чыгышлары, тылсымлы уеннары, костюмнары балаларның күңелләренә хуш килде.

Бәйрәмдә балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, җырлардылар, кыш, яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр, күңелле уеннарда катнаштылар, яңа ел бүләкләрен алдылар. Ике телдә алып барган бәйрәм тамашасы күңеле үтте. Укучыларын сәхнәгә чыгарып, сценкаларда уйнатып татар теленә мәхәббәт уяткан укытучыларына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Римма Шәрипова:”Үзенең борчу-мәшакатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. 2023 нче елны Куян елы дип әйтәләр. Куян елында- теләгән теләкләребез тормышка ашсын, балалар, өлкәннәр, илебез халкы бәхетле, дөньялар тыныч булсын. Яңа ел безгә яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, иминлек алып килсен. Балалар өчен оештырылган Яңа ел бәйрәме күңелле, эчтәлекле, мавыктыргыч үтте. Бәйрәмнең нәни кунаклары әкиятнең эчтәлеген аңладылар. Бу әкиятне сәхнәләштереп күрсәтү дөрес һәм урынлы булды. Чараның авторы буларак, Кыш бабай һәм Кар кызының теләкләренә кушылып балаларны керәсе Яңа ел белән котладым, әти-әниләрен тыңларга кирәклеге турында киңәшләремне әйттем,”-диде.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*