tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә рәссам Эдуард Тушаков белән очрашу узды
Тубыл шәһәрендә рәссам Эдуард Тушаков белән очрашу узды

Тубыл шәһәрендә рәссам Эдуард Тушаков белән очрашу узды

5 нче февральдә Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә рәссам Эдуард Тушаковның иҗатына багышланган “Рәссам портреты” дип исемләнгән кичә үтте.

Залда рәссамның иҗаты белән танышырга шәһәрнең унбишенче мәктәп укучылары, аның таланты алдында баш июче дуслары җыелган иде. Быел Эдуард Тушаковның күпчелек картиналарын тамашачылар экраннан карадылар: пейзаж, натюрморт, акварель.. Рәссам өчен иң кадерлеләре: “Төрек кызы”, әтисенә, әнисенә багышлап ясалган рәсемнәрне кичәгә килүчеләр якыннан карап, илһам алып фикерләре белән уртаклаштылар. Эдуард Тушаковның сәнгать дөньясына алып барган һәр картинасы мәгънәле. Рәссамның тормыш юлы, хисләре, кичерешләре, гомер юлының онытылмаслык мизгелләре, туган ягына чиксез мәхәббәте, якыннарына булган хөрмәте пумала һәм буяулар ярдәмендә тапшырылган.

Кичәдә төп герой-рәссам үзе булды. Ул тормыш юлын, укытучы булып эшләгән елларын, Омск шәһәре, педагогия институтының сәнгать-графика факультетында укыган елларын, Ташкент, Тубыл сәнгать мәктәпләрендә утыз елдан артык укучыларына, студентларга белем биргән чорны, укучыларын, студентларын җылы сүзләр белән искә алды. Мәктәп укучылары, кичәгә килгән тамашачылар рәссамның картиналарын кызыксынып карадылар. Автор һәр иҗат җимеше турында тукталып, йөрәге аша үткәргән мизгелләр турында сөйләп хатирәләрен яңартты.

Кичәгә ямь өстәп “Себер сандугачы” бәйгесендә Гран –при бүләгенә лаек булган Хәсән Хучашев башкаруында (баянда Азат Абдуллин) җирле шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың сүзләренә, Рөстәм Мәметовның көенә иҗат ителгән “Ак бураннар” җыры бүләк буларак яңгырады. Кичәне матур һәм оста итеп Ләйсән Ниязова алып барды. Рәссамны хөрмәт итеп Галия Абайдуллина үзе иҗат иткән шигырен сөйләде, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина котлауларын юллады. Кичәдә “Мирас ”иҗтимагый  оешма җитәкчсесе Луиза Шәмсетдинова, өлкә себер татар автономиясе рәисе Фәүзия Марганова да катнаштылар.

Эдуард Тушаков мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, үзәк хезмәткәрләренә мондый җылы очрашу оештырганнарына рәхмәтләрен белдерде.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*