tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә шигърият бәйгесе узды
Тубыл шәһәрендә шигърият бәйгесе узды

Тубыл шәһәрендә шигърият бәйгесе узды

Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәният үзәгендә Халыкара туган тел көненә багышланган XXXI “И туган тел, и матур тел” дип аталган шигърият бәйгесе узды. Быелгы бәйгедә 90нан артык катнашучылар арасында шигырьләрне оста, сәнгатьле сөйләүчеләр, югары сәхнә культуралыгы белән таң калдыручылар була. Жюри рәисе филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Фәизова:”Бәйгедә 4-7яшькәчә катнашучыларның саны 40ка якын булды. Шәһәр балалар бакчаларында татар теле түгәрәкләре булмаса да, мондый күренеш тәрбиячеләрнең, ата-аналарның тырышылыгын күрсәтә. Катнашучыларның күпчелеге Муса Җәлил, Габдулла Тукайның шигырьләрен, җирле авторларыбыздан Булат Сөләйманов, Гөлфизәр Абдрахманованың, Галия Абайдуллинаның шигырьләрен сөйләделәр. Шигырь яратучы, сөйләүче мәктәп яшьтәгеләр, укучылар, студентлар арасында күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтеп сөйләүчеләр булды. Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутыннан 9 студентыбыз катнашты,”-дип сөйләде.

Бәйгедә 4-7яшькәчәге катнашучылардан беренче урынга 40нчы балалар бакчасыннан Сафинә Хәмитуллина чыга. Икенче урынны 7 нче балалар бакчасыннан Ринат Хучашев, өченче урынны Линар Исламов ала. 8-12 яшькәчә катнашучылардан беренче урын 15 нче мәктәп укучысы Никита Захаров, икенче урын Алсу Айдуллинага, өченче урын Айдуллиннар гаиләсенә бирелә. 13-29яшькәчә катнашучылардан Себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөфәр Корбанов беренче урынга чыга, икенче урын Ирина Әхәтовага, өченче урын Земфира Вәлеевага бирелә. Җиңүчеләр Тубыл пединституты студентлары. 30 яшь һәм өлкән яшьтәге катнашучылардан беренче урын Римма Шәриповага, икенче урын Нүрия Вәлиевага, Сөнгатулла Бекенин үзе иҗат иткән шигырен сәнгатьле сөйләп өченче урынга лаеклы була. Җиңүчеләргә дипломнар, сертификатлар тапшырдылар. Һәр катнашучы да бәйгенең дипломына лаеклы булды.

Себер татар мәдәният үзәгенең директор вазыйфасын башкаручы Айгөл Моратова:”Быел Халыкара туган тел көненә багышланган шигърият бәйгесе уңышлы үтте. Матур, киләчәк буын өчен кирәкле чара себер татар мәдәният үзәгендә 30 елдан артык оештырыла. Күп еллар моннан элек мондый бәйгене үткәрү кирәклеге дөрес булган. Элек шигърият бәйгесе буларак үтсә, 2000 нче елдан Халыкара туган тел көненә багышлап оештырабыз. Татар телендә шигырь яратучылар, сөйләүчеләр күп, аларның саны ел саен арта бара. Традициягә кергән бәйгедә катнашучыларга, укучыларны әзерләүче барлык укытучыларга, тәрбиячеләргә рәхмәт белдерәбез,”-диде.

                        Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*