tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районында татар теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар саны арткан
Әтнә районында татар теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар саны арткан

Әтнә районында татар теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар саны арткан

Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы Советының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренең киңәйтелгән утырышындагы чыгышында татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыручыларның артуын әйтте.

«Саф татар районы буларак, туган телебез буенча йомгаклау имтиханнары тапшыручы балаларыбызның саны мөмкин кадәр күп булуы – безнең өчен бик мөһим. 2023 елда 9 сыйныфны тәмамлаучы укучыларның 21 проценты татар теленнән бердәм республика имтиханнары тапшырды. Бу безнең район өчен бик аз. Агымдагы елда бу категория балаларының 35 проценты татар теленнән имтихан бирергә планлаштыра. Бу елда бер укучыбызның туган телебез буенча бердәм дәүләт имтиханы бирәчәге шулай ук күңелле күренеш», – диде ул.

Аның әйтүенчә, мәктәпләрдә балаларга белем бирүнең нәтиҗәлелеген билгели торган төп факторлар булып чыгарылыш сыйныф укучыларының йомгаклау имтиханнары тора. «Бу юнәлештә районыбыз мәктәпләре елдан-ел уңай нәтиҗә күрсәтә. Отчет елында да бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре барлык фәннәр буенча да республиканыкыннан югары булды. Алга таба да сәләтле балалар белән эшчәнлекне дәвам итеп, яңача эш формалары оештырачакбыз», – диде Габделәхәт Хәкимов.

«Әтнә – чын татар районы, район бүгенге көндә мәдәният, спорт, медицина өлкәсендә рус теле, математика, физика һ.б. фәннәрне укыту буенча иң яхшылардан санала», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*