tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир шәһәрендә татар мәдәнияте көне узды
Владимир шәһәрендә татар мәдәнияте көне узды

Владимир шәһәрендә татар мәдәнияте көне узды

Бүген, 20 февраль көнне, Владимир шәһәрендә татар мәдәнияте көне узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Данис Шакиров татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән актив вәкилләргә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

“Татар мәдәнияте көне” Владимир шәһәрендә 12 нче тапкыр узды. Фестиваль алдагы елларда Владимир шәһәре һәм Владимир өлкәсе халкы тарафыннан көтелгән һәм яраткан вакыйгага әверелде.

Татарстан Республикасы сәнгать осталары һәм Владимир өлкәсе иҗат коллективлары катнашындагы бәйрәм концерты фестивальнең кульминациясе булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Владимир шәһәрендә узган Татар мәдәнияте фестивале быел өлкә башкаласында Үзәк Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары активы белән утырыш үткәрүгә багышланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*