tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзәк Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу узды
Үзәк Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу узды

Үзәк Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Владимир шәһәрендә. Беренче эш итеп ул шәһәр мәчетендә булды. Владимирда беренче Җәмигъ мәчете 2007 елда ачылган.

Соңрак Данис Шакиров Үзәк федераль округының татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре белән бергә «БӘХЕТ» татар милли-мәдәни үзәге һәм «Владимир өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты» эшчәнлеге белән танышты.

Шулай ук Үзәк Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу узды. Данис Шакиров үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән катнашучыларны сәламләде һәм федераль округларда ел саен уздырыла торган очрашулар турында сөйләде, «Милләт Җыены» дигән зур чара узачагын билгеләп үтте.

Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре 2023 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар һәм 2024 елга максат-бурычлар билгеләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*