tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә Татар балалар лидер мәктәбе узачак
Тубыл шәһәрендә Татар балалар лидер мәктәбе узачак

Тубыл шәһәрендә Татар балалар лидер мәктәбе узачак

27 октябрьдә Тубыл шәһәренең «Минем территория» мультиүзәгендә Татар балалар лидер мәктәбе узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Татар балалар лидер мәктәбенең төп максаты – Тубыл шәһәрендә яшәүче татарлар арасында талантлы һәм актив балаларны ачыклау, аларны яшьләр оешмасы эшчәнлегенә һәм төбәкнең иҗтимагый милли-мәдәни тормышына җәлеп итүдән гыйбарәт.

Чараның бурычлары:
– лидерлык сыйфатларын ачыклау һәм формалаштыру;
– командада эшләргә өйрәтү;
– милли үзаңны ныгыту;
– актив балалар арасында тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашу өчен шартлар тудыру.

Татар балалар лидер мәктәбенең программасы лекцияләр, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, дискуссия-уеннар, теге яки бу өлкәдә уңышка ирешкән кешеләр белән очрашулар, төрле викториналарны үз эченә ала.

Татар балалар лидер мәктәбендә катнашу өчен 14-17 яшьлек 15 бала чакырыла. Катнашу бушлай.

Чара «Идел» яшьләр үзәгенең авторлык проекты булып тора һәм әлеге үзәк ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*