tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә җыр-биюле балалар Сабантуе узды
Тубыл шәһәрендә җыр-биюле балалар Сабантуе узды

Тубыл шәһәрендә җыр-биюле балалар Сабантуе узды

Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә милли бәйрәмебез-балалар Сабантуен үткәрү традициягә керде. Монда укучы төрле милләт балалары бәйрәмне яратып көтеп алалар.

Быел Сабантуй бәйрәме 17 нче июньдә үтте. Балаларны, бәйрәм кунакларын шәһәрнең тарихи мәчетеннән килгән Фәннур хәзрәт Казыймов Сабантуе белән котлап сәламәтлек, уңышлар, иманлы кеше булып үсүләрен теләде. Бәйрәмдә күңелле татарча җырлар, шигырьләр яңгырады. Милли матур костюмнарда дәртле халык һәм заманача биюләрне тамашачылар җылы алкышлар белән каршы алдылар. Иҗади номерларга бай булган концерт программасыннан соң Сабантуй бәйрәме кунаклары спорт ярышларында катнашытылар. Мәктәп каршындагы сигез мәйданчыкта төрле кызыклы, мавыктыргыч ярышларда балалар теләп уйнадылар, призлар алдылар. Балалар өчен оештырылган аттракционнарда, спорт ярышларында яратып капчык киеп йөгерү, милли көрәш, капчык белән сугышу, кашык белән йөгерү, аркан тарту һ.б уеннарда һәр бала катнашты.

Җәен шәһәрнең башка мәктәпләр каршында эшләгән җәйге балалар сәламәтләндерү лагерьларыннан, якын тирәдә урнашкан балалар бакчалары, мәктәпләрдән дә балалар Сабантуе бәйрәменә киләләр. Оешкан төстә, күңелле, мавыктыргыч узган бәйрәмнең кадерле кунаклары алар. Мәктәп каршында эшләгән “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагере башлыгы Нурилә Шамратова:”Ике ел Сабантуй бәйрәмен үткәрмәгән идек. Быел безнең мәктәп каршындагы лагерь 150 бала кабул итте. Сабантуйны балалар сагынып көтеп алдылар. Алар өчен бу матур, шатлык-куанычлар, күңелле уеннар белән үрелеп барган дуслык, татулык бәйрәме”,-дип сөйләде.

Мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин:“Сабантуй бәйрәме быел тагын да эчтәлеклерәк, оешкан төстә үтте. Балалар ялларын күңелле үткәрсеннәр, сәламәтлекләрен ныгытып, яңа тәэсирләр алып кайтсыннар дип тәрбиячеләр, укытучылар эшлиләр. Башка мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан килгән балаларга да Сабантуй бәйрәме ошый,”-дип бәйрәм турында фикерләре белән уртаклашты.

Дуслык, татулык бәйрәме Сабантуйда балалар гореф-гадәт йолаларыбыз белән танышып, җырлап, биеп, уеннарда уйнап, күңелле ял итеп, күтәренке кәефтә таралыштылар.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*