tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәренең яңартылган базар мәйданында Нәүрүз бәйрәме узды
Тубыл шәһәренең яңартылган базар мәйданында Нәүрүз бәйрәме узды

Тубыл шәһәренең яңартылган базар мәйданында Нәүрүз бәйрәме узды

21 мартта Тубыл шәһәренең яңартылган базар мәйданында Нәүрүз бәйрәме узды. Көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үткәргән Нәүрүз бәйрәмен “Мирас” бию ансамбленең гүзәл, сәләтле биюче кызлары “Яз җитте” дип исемләнгән бию белән ачтылар.

Нәүрүз сәхнәсеннән шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр Казыймов бәйрәмгә фатиха биреп, яз һәм дуслык бәйрәме белән котлады. Күпмилләтле шәһәребез халкын шәһәр думасы депутаты Сәет Зәир улы Хисмәтуллин, Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү комиссиясе рәисе Альберт Бикшан улы Апсатаров, Төмән шәһәренең үзбәк иҗтимагый оешмасы “Ватан” диаспоросы рәисе Муин Мавлонбердиевич Сабиров Нәүрүз бәйрәме белән тамашачыларны котлап, төрки халыкларның гореф-гадәтләрен искә алып, бәйрәм кунакларына дуслык, татулык, бердәмлек теләделәр.

Бәйрәм сәхнәсеннән җыр, милли моңнар агылды. Халкыбызның дәртле биюләре, балаларның чыгышлары концерт программасына ямь өстәде. Язны каршылау бәйрәмендә сәхнәдән төрле буын вәкилләре катнашканы, татар, рус, үзбәк телләрендә яңгыраган җырлар Нәүрүз бәйрәме концертын бизәде. Хәсән Хучашев, Илтус Уразмаметов, Лариса Җәмилова, “Йолдызлар”, “Тубыл кызлары”, “Себер нурлары” ансамбльләренең чыгышлары, Төмән шәһәре мәдәният йорты “Торфяник”тан Дарья Чехомова башкарган җырларны тубыллылар җылы алкышлар белән озаттылар.

Нәүрүз бәйрәмендә балалар өчен күңелле уеннар, спорт ярышлары оештырылды. Шәһәрнең аскы өлешендәге яңартылган базар мәйданы шау-гөр килде. Милли ризыклар сатылды, кул эшләреннән күргәзмәләр эшләде. Бәйрәмнең иң кызыклы өлешендә алып баручылар Себердә Нәүрүз бәйрәмен Садака, Көлцән, Әмәл дип әйтүләре турында искә алып, садака чәчү йоласын үткәрделәр.

Нәүрүз бәйрәменнән һәркем күчтәнәч алып, изге теләкләр теләп, чараны оештыручы себер татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*