tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда «Могҗиза базары»
Тубылда «Могҗиза базары»

Тубылда «Могҗиза базары»

31 нче сентябрьдә Тубыл шәһәренең базар мәйданында Себер татар мәдәният үзәгенең сәнгать осталары, шәһәр милли мәдәни оешмалардан катнашкан үзешчән артистлар, иҗат коллективлары катнашында “Могҗиза базары” бәйрәме үзды. Бәйрәм тамашасы “Мирас” бию ансамбле чыгышы белән башланды. Алып баручылар Салават Аллояров, Айгөл Корбанова дуслык, татулык бәйрәме белән тамашачыларны котладылар. Шәһәр мәдәният һәм туризм департаменты җитәкчесе Екатерина Анисимова тамашачыларны бәйрәм белән котлаганнан соң шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак”ның нәтиҗәле эшенә бәя биреп оешма рәисе Айсылу Юнысовага, вәкилләре Эдуард Юнысовка, Равилә Фазыловага, Фәния Мелибаевага шәһәр башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмгә килүчеләр милли хуҗалыклар күргәзмәсен карадылар, рус, татар, узбәк милләт вәкилләренең милли ризыклары белән сыйландылар. Бәйрәм сәхнәсеннән Хәсән Хучашев, Зөһрә Тимергалиева, Сабрина Тагаева, Лола Гулаева, Айсылу Юнысова, Әлфия Мөслимова, Динара Әпсәләмова, Камәрия Тимирова, вокал коллективлар:“Тубыл кызлары”, “Себер нурлары” һ.б артистлар башкаруында җырлар яңгырады. Артистларны бәйрәм тамашачылары җылы алкышлар белән каршы алдылар, бергәләп биеделәр. Сәхнәдән җыр, моң агылган вакытны бәйрәм кунаклары мастер классларда актив катнаштылар. “Себер татарлары открыткалары” проектның авторы Асия Рәхимова бу темага багышлап ”Могҗиза базары” тамашачыларына мастер-класс оештырды.

Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтыннан (Төмән дәүләт университеты филиалы) профессор Гүзәл Фәйзуллина “Этномәдәни тәңгеллекне формалаштыру чарасы буларак этник өстәл уеннары,” филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова “Гаиләдә уку традицияләрен формалаштыру” темаларга чыгыш ясадылар. “Гаилә түгәрәгендә укыйбыз, рәсем ясыйбыз, уйныйбыз,” дип аталган мәйданчыкта бәйрәм кунаклары өчен мастер-классны студентлар Наталья Молдук, Ксения Новоселова, Виктория Зубарева, Мария Уженцева нокталы рәсем ясау техникасын кулланып милли онрнаментлы китапка кыстыргычлар эшләргә өйрәттеләр.

Спорт ярышлары мәйданчыгында “Дөньяның иң көчле милләте” бөтендөнья баһадирлар лигасы эгидасы астында көч экстримы буенча төбәк ачык турнир узды. Монда төрле яшьтәге спорт яратучылар, “Сәламәт тәндә-сәламәт рух” девизы белән яшәүче якташларыбыз булдылар. Бү бүлекне Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар оста оештырып үткәрделәр. Вагай районының Дубровное авылыннан Виктор Орлов җитәкчелегендә килгән мәктәп яшьтәге яшь спортчылар актив катнаштылар. Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Сәүдә нокталарында оста куллар үзләре эшләгән сувенирлар, уенчыклар, бизәнү әйберләрен саттылар. Быелгы “Могҗиза базары”нда, көн салкын булгангадыр, тамашачылар күп булмады.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*