tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда төрки телле халыклар фестивалендә чыгыш ясаучыларны сайладылар
Тубылда төрки телле халыклар фестивалендә чыгыш ясаучыларны сайладылар

Тубылда төрки телле халыклар фестивалендә чыгыш ясаучыларны сайладылар

Тубыл шәһәрендә “Таң йолдызы-2020 ” XXIX нчы һәм “Халык сәнгате ” X нчы төрки телле халыклар бәйгесенең Гала концертында һәм “Фольклор ”өлкә фестивалендә катнашырга иң уңышлы, сәләтле чыгышларны татар мәдәнияте көннәрендә сайладылар.

Бәйгене унбишенче мәктәпнең “Илһам” бию ансамбле “Рәхим итегез сәнгать дөньясына” дигән күренеш белән ачты. Аннары бәйгедә катнашучыларны, кунакларны шәһәр мәгариф комитеты рәисе Наталья Белышева, өлкә себер татарлары һәм татар милли мәдәни автономия рәисе Ләйсән Хурматуллина, унбишенче мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин сәламләп татар мәдәнияте көннәре белән катнашучыларны котладылар һәм бу чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланганы турында әйтеп катнашучыларга иҗади, уңышлы чыгышлар теләделәр.

Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбенең актлар залында халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, фольклорын, рухи кыйммәтләрен барлаучылар һәм саклаучылар, төрле яшьтәге талант ияләре җыелган иде. Жюри әгъзалары Луиза Сөрмәтова, Төзүче милләтләр сараеның татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова, танылган “Атриум” бию ансамбленең җитәкчесе Алинә Мөхәммәтҗанова, “Фольклор ”өлкә фестивале проектның авторы Вәлимә Ташкалова, педагогия фәннәр кандидаты Рафаэль Гадиев, Татарстанның атказанган мәдәният эшмәкәрләре Фәрит Хәкимов һәм Фәрит Корманов катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр.

Бәйгедә чыгыш ясаучылар арасында күпләргә таныш булган ,популяр вокал төркеме “Сүзге, Айдар Ниязов башкаруында ”Дим-дим” татар халык җыры, Айгөл Арипова башкаруында”Сөембикә” җыры (җитәкчеләре Нәҗия Хәкимова), унбишенче мәктәп укучысы Ләйлә Насыйбуллина сөйләгән Муса Җәлилнең “Яшь ана” шигыре (җитәкчесе Банисә Ниязова), Тубыл район мәдәният үзәгеннән җырчылар Зөфәр Янгулов, Земфира Шәрипова башкаруында җырлар; фольклор буенча “Сүзге” ансамбле башкарган «Ямщикәй», ”Сәйни-Сәйнәп“ себер татар халык җырлары, себер татар мәдәният үзәгенең фольклор төркеме “Иртеш моңнары”ның ”Итек белән калуш себерцә” биюе (җитәкчеләре Лариса Шамакова) Төмән шәһәрендә узачак гала концерт программасына кертелгәнен жюри рәисе Луиза Сөрмәтова белдерде . Тубыл шәһәрендә үткән бәйгеләрдә катнашучылар сертификатлар, 1,2,3 урыннарны яулаучылар дипломнар белән бүләкләнделәр.

Римма Умитбаева,

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*