tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган нигезгә кайтасы килә
Туган нигезгә кайтасы килә

Туган нигезгә кайтасы килә

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Эчкен авылындагы Мөхәммәтнәбиев гаиләсенә йорт төзи. Бу эш мөфти шәех Равил Гайнетдин кушуы һәм аның хәер-фатыйхасы белән эшләнә.

Эдуард Мөхәммәтнәбиевнең бар нәселе Эчкен авылыннан, янгынга кадәр ул туган нигезендә әнисе һәм үз гаиләсе белән яшәгән. Хатыны белән 3 бала үстерәләр. Олысына 10 яшь, икенчесенә – 6 яшь, иң кечкенәсенә – яшь ярым. Әнисе – Әнисә ханымга 62 яшь, ул лаеклы ялда.

Мәгълүм ки, агымдагы елның 7 маенда янгыннан Курган өлкәсендәге татар авылы – Эчкен (рәсми исеме: Юлдус) халкы зур зыян күрде, анда яшәүчеләрнең күпчелеге бөтенләй йортсыз калды. Коточкыч тизлектә таралган янгыннан Мөхәммәтнәбиевләрнең дә яши торган йортлары, каралты-куралары, кош-кортлары харап булган. Эдуард әйтүенчә, ут шулкадәр рәхимсез булган ки, “аннан соң күмер түгел, көле дә калмады”, – ди ул. Дөрес, ир абзарларындагы 6 үгезен чыгара алган һәм шуларны чалып, саткан. Әлегә аның шул “капитал”ы гына бар, башка бернәрсәсе дә юк. Торак йорттан тыш, 2 абзар, тавыклар оясы, мунча, 30 сотый җиргә утыртылган бакча – барысы да янып беткән.

Озак вакыт гаилә башлыгы авылдан читкә китеп, вахта алымы белән акча таба торган булган. Әмма уң кулына зыян килеп, аны күтәреп эшли алмый башлагач, ул эшен ташларга мәҗбүр булган һәм үгезләр үрчетергә алынган. Эдуард Мөхәммәтнәбиевнең III группа инвалидлыгы да бар. Димәк, ул үзе йорт күтәреп чыгар хәлдә түгел. Әмма намаз әһеле Аллаһка тәвәккәлли белүчеләрдән, төшенкелеккә бирешми, хәтта ки, гаиләгә кышка керергә агач йорт булса, калганын үзем эшләп бетерер идем, дип сөйли. Хәзер алар күрше авылдагы туганнарының йортында вакытлыча яши.

Эчкен халкының кәефе күтәрелә төшкән. Чөнки авылга ярдәм килә, Эдуард сөйләвенчә, бер йортның инде түбәсен каплыйлар, берничә урында нигез салынган, ди. Үзе ул йорт-җирен инде чистарткан, бу урында кабаттан нигез корасы килә. “Барыбер туган нигезгә кайтасы килә, яз килгәч, кошлар да кире кайта бит”, – дип сөйләгәндә ирнең тамагына төер утырганын чамаламый мөмкин түгел. Аннары: “Бераз тынычланыр өчен җиләккә баргалыйм”, – дип көләргә тырыша. Дөрес, Мөхәммәтнәбиевләр гаиләсе хөкүмәт тәкъдим иткән акчалата ярдәмне кулга алудан әлегә баш тарткан. Чөнки ул акча милек хуҗалары санына карап бирелә икән. Эдуардның әтисе вафат булганнан соң йорт-нигез аңа, сеңлесенә һәм әнисенә калган. Кагыйдә буенча, янгыннан зыян күргән бу гаиләгә 500 мең сумлык сертификат тиеш, әмма сеңлесенең башка милке булуы сәбәпле, Эчкендәге Мөхәммәтнәбиевләр гаиләсенә бу сумманың 2/3 өлеше (333 мең) тия. Ә чынлыкта, бу йортта 6 кешелек гаилә яшәгән – 6 кеше зыян күргән. Мөхәммәтнәбиевләр дәгъват кылып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Мөхәммәтнәбиевләргә йорт төзеп бирү эшен РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рәфыйк Әнвәр улы Фәттәхетдинов җитәкли,  ул Эчкен авылына барып, гаилә белән танышты, алар бергәләшеп йорт проектын раслады.
Салкыннарга кадәр Эчкен авылында яшәүче кардәш гаилә җылы өйле булырга тиеш.

Чыганак: “Вакыт” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*