tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызран паркында татар сәнгате хөкем итте
Сызран паркында татар сәнгате хөкем итте

Сызран паркында татар сәнгате хөкем итте

Һәрвакыттагыча, бәйрәм күңелле һәм масштаблы булды. Сызран Сабан туеның ел саен шулай, гомумшәһәр бәйрәме сыйфатында үткәрелүе шатландыра.

Татарларның милли бәйрәмен уздыру өчен Сызран шәһәре администрациясе һәм мәдәният бүлеге, аңа бәйле структуралар, Сызран шәһәре милли-мәдәни автономиясе, “Туган тел” татар мәдәнияте үзәге, парк администрациясе берләштеләр. Оештыруда Сызран шәһәре Думасы депутатлары Радик Шәфиев һәм Эльдар Мәҗитов, унлап партнер-оешма катнашты. Татар җәмәгатьчелеге бөтен оештыручыларга һәм, шулай ук, хокук саклау органнарына рәхмәтле булып калды.

Сызран татарлары милли гореф-гадәтләребезне саклауга зур игътибар бирәләр. Шәһәрдә татар оешмалары һәм активистлар байтак. Бәйрәмнәр килеп чыкканда без берләшәбез. Быел да шулай булды. Бергәләшеп менә шундый күләмле һәм күңелле мәдәни чара оештыра алдык.

Монда Татарстанның да роле зур. Высокогорский районыннан бер көн алда килеп төшкән команда бик тә булышты. Ә бәйрәм көнне Казан артистлары да килеп җиттеләр. Делегацияне Татарстанның төзелеш һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин җитәкләгән иде.
Татарларның яраткан бәйрәмен оештыруда Сызран шәһәре башлыгы Анатолий Лукиенко да катнашты. Бигрәк тә татар телендә котлавы халык күңеленә хуш килде.

Халык артистлары Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар, Татарстаннан һәм Ульян өлкәсеннән килгән күп санлы артистлар катнашында узган тамаша да халык күңелендә искиткеч күтәренке хисләр тудырды. Милли уеннар мәйданында да, сәүдә рәтләрендә дә бик җанлы иде. Армрестлинг һәм гер күтәрү мәйданында Сызран Сабан туе тарихында беренче мәртәбә сәламәтлеге чикләнгән кешеләр дә катнаша алды.

Әлбәттә, көрәш бәйгесе тирәсендә халык күбрәк җыелды. Абсолют батыр исемен Захар Арзамасов яулады. Аңа тапшырылган бәрән – “Базис” җәмгыяте җитәкчеләре Вадим һәм Елена Шабановлар, ә телевизор Татарстан кунаклары акчасына сатып алынган иде.

Сабан туеның һәр почмагында милли рух, татар теле, татар җыры хөкем сөрде. 2023 елгы Сызран Сабан туе күңелләребездә озак сакланачак.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*