tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия Республикасындагы Г.Тукай исемендәге 6 нчы гимназия татар милли компонентлары белән тулыландырылачак
Удмуртия Республикасындагы Г.Тукай исемендәге 6 нчы гимназия татар милли компонентлары белән тулыландырылачак

Удмуртия Республикасындагы Г.Тукай исемендәге 6 нчы гимназия татар милли компонентлары белән тулыландырылачак

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев тарафыннан Удмуртия Республикасындагы Г.Тукай исемендәге 6 нчы гимназиясендә татар милли компонентлы музейны тулыландыру буенча эшне башкарып чыгарырга кушылды. Әлеге максат белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Төбакара хезмәттәшлек бүлекчәсенең әйдәп баручы консультанты Әхәтова Әлфия Гафият кызы, Татарстан Республикасы Милли Музее өлкән фән хезмәткәре Хәйруллина Алсу Данил кызы мәсьәләгә урында анализ ясау, эш планы төзү өчен гимназиягә эшлекле сәфәргә юлланды.

Биредә музейны тулыландыру буенча гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова, татар милли автономия җирле оешма җитәкчесе Рәмзия Гәббасова , район мәгариф идарәсе вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл һәм киңәшмә үтте. Якын арада булачак милли компонентлы музейның концепциясе һәм дизайны булдырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*