Халыкара туган тел көненә багышланган шигърият бәйгесе Тубыл шәһәре Себер татар мәдәният үзәгендә үтте. Туган телен яраткан, туган теле белән горурланган төрле яшьтәге катнашучылар зал тутырып бәйрәм чарасына килгәннәр. Катнашучылар рус, татар һәм себер татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр.
ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе – татар телендә сәнгатьле шигырь сөйләүчеләрнең саны быел күп булды.
Нәфис сүз осталары, шигърият яратучылар шәһәр һәм район мәктәпләреннән балалар бакчаларыннан катнаштылар. Латыйфа белән Сафина Маметовалар М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сөйләп, беренче урынга лаеклы булдылар. Икенче урын-Мария Гомәровага, өченче урында Азалия Айдуллинага бирелде. Мәктәп яшьтәгеләр арасында Ләйлә Насыйбуллина М.Җәлилнең “Яшь ана ”шигырен сөйләп беренче урынны алды. Ләйсән Сөләймановага – икенче урын, Зәринә Раенгуловага өченче урын бирелде. Оксана Гарифханова беренче урынга, Элина Моратова икенче урынга, Әлмирә Моратова өченче урынга лаеклы булдылар.

Себер татар мәдәният үзәге белгече Рузалия Курманалиева:”Матур һәм күңелләрдә җылы хисләр калдырган шигърият бәйгесен Халыкара туган тел көненә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап оештырдык. Бәйгедә авыллардан килүчеләр күп булганы сөендерде. Без катнашучыларга һәм жюрида эшләүче тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинскихка, филология фәннәр кандидаты Гөлфия Талибовага һәм жюри рәисе Алсинә Фәттаковага рәхмәтләребезне белдерәбез,”-диде. Шигърият бәйгесендә катнашучыларның саны йөзгә якын булды. Татар телен һәм әдәбиятны яратырга өйрәткән укытучыларга, татар теле укытылмаган мәктәпләрдән катнашкан балаларга, укытучыларыга, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә жюри рәисе филология фәннәр кандидаты Алсинә Фәттакова рәхмәт әйтеп эшләрендә уңышлар теләде.
Себер татар мәдәният үзәге Баниса Ниязовага (унбишенче мәктәп), Роза Ишкуловага (Лайтамак мәктәбе), Лилия Латыйповага (Күкрәнде мәктәбе), Сәйдә Бактабаевага (Кутарбитка мәктәбе), Луиза Шаммухаммәтовага, Анжела Әхтәровага (ундүртенче мәктәп); балалар бакчаларыннан Алсу Сөләймановага (7нче балалар бакчасы), Гөлфия Абайдуллинага (унбишенче мәктәп каршындагы 5 нче балалар бакчасы), Рина Кутайгуловага, Нурия Вәлиевага (40 нчы балалар бакчасы), Лениза Карычевага (7 нче бабалар бакчасы) рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйгене оештыручылар һәр катнашучыга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның фотосы белән махсус эшләнгән дипломнар тапшырдылар. Җиңүчеләр истәлекле сувенирлар һәм диломнар белән бүләкләнде.
Римма Умитбаева,
Тубыл