tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телне укытуда үз серләре бар
Туган телне укытуда үз серләре бар

Туган телне укытуда үз серләре бар

Ел саен педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премияне өлкәнең иң яхшы педагоглары алып килә. Укытучыларның конкурс материалларын региональ һәм федераль экспертлар бәяли. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында үткәрелә. 4 октябрьдә Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Укытучылар көне алдыннан быелгы җиңүчеләрне бүләкләде. Чара онлайн форматта узды. Александр Викторович педагогларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.

Бүләкләү тантанасында Төмән районы, Индрәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел (татар) һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлевага да губернаторның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Рузилә Шәрифулла кызының хезмәт стажы 27 ел. Укытучылар һәм укучылар арасында хөрмәте зур. Бу хөрмәт аның мәктәп бусагасын атлап кергән көннәрдән үк башлангандыр. Әле Казан дәүләт университетында читтән торып укып йөргән яшь апаны монда зур өметләр белән каршы алалар. Аны төрле яклап сынап карарга теләгәндәй, берничә фәнне укытуны тапшыралар. Ә Рузилә кече вакыттан ук тарих белән кызыксына, рәхәтләнеп китаплар укып, туган Шыкча мәктәбенең көчле укытучылары биргән белем белән туган теленә дә олы мәхәббәт били аны. Әлбәттә, филология дигәндә, рус теле дә читтә тормый. Боларның барысы да хезмәт елларының башлангыч чорында аңа нык ярдәм итәләр.

– Казан дәүләт университетында мөгаллимнәр әзерләмиләр. Ә кечкенә вакытымнан ук карттам гел: “Мөгаллим булырсың, кызым”, – дип әйтә иде. Ул елларда мөгаллимнәр бик ихтирамлы булдылар. Аның сүзләре чынга ашты.

Язмыш мине Индрәй авылына алып килде, мәктәпкә эшкә урнаштым, – дип сүз башлады Рузилә. – Берничә фәннән белем бирә башладым. Балалар бик әйбәт, олыны олы итә беләләр, тәртипле. Дәресләрдә фәнне аңлатасы авыр түгел, аларны өйрәтәсең. Ә менә педагогика юнәләшендәге эшләрне башкарырга Кафия апа Тилимбаева, Камилә апа Алиева, Мәргүбә апа Шәрипова булыштылар. Аларга рәхмәтем зур.

– Мәктәптә татар телен яратып укыйлар, хәтта күрше авылдагы рус милләтендәге балалар да игътибар белән тыңлыйлар. Татарча сөйләшергә дә өйрәнгәннәрен беләм. Бу уңышка ничек ирешәсең?

– Мин тарих та ярдәм итә дип әйтер идем. Ул ысулны актив кулланам. Татарның гуннардан алып бүгенге көннәргә кадәр барып тоташкан вакытларын, Чимги-Тора чорларын искә алам. Аларда шулай халкыбыз белән горурлану хисләре уятам. Татар милләтенең Россиядә яшәүче халыклар арасында сан ягыннан икенче урын алып торуын, өлкәбездә җирле халык булуын аңлатам. Тарихлары турында хәзерге балалар бик аз беләләр. Ә безнең бик бай тарихыбыз бар.

Аннары уеннар, диалоглар, төрле методлар: проблемалы укыту, хезмәттәшлек технологияләре һәм башкалар ярдәмендә туган тел һәм әдәбияты буенча тиешле белемне җиткерәм.

Рузилә Исмәгыйлеваның эш нәтиҗәсе аның уңышларында чагыла. Бу турыда мәктәп директоры Рәүфә Алеева менә ниләр язган:

“Рузилә Шәрифулла кызы – зур педагогик тәҗрибәле югары категорияле укытучы. «Туган тел, әдәбият, мәдәният, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, традицион булмаган укыту формалары һәм методлары (халык педагогикасы нигезендә) ярдәмендә балаларның танып-белү активлыгын, әхлакый сыйфатларын үстерү» темасы белән эшли. Үзенең педагогик эшчәнлегендә төп максат итеп иҗади, интеллектуаль яктан алга киткән, эстетик яктан мәдәни шәхес формалаштыруны саный. Укучыларга үз сәләтләрен күрсәтергә, инициативаны, мөстәкыйльлекне, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә булыша.

Заманча бурычлар нигезендә Рузилә Исмәгыйлева педагогик хезмәтен түбәндәге юнәлешләр буенча оештыра: шәхси-юнәлешле үсеш алган белем бирү процессын укыту-тәрбия эше белән планлаштыру; сәләтле балалар белән эшне оештыру; уку-укыту программасы эчтәлегенә төбәктәге әсәрләрне дә кертү; фән буенча класстан тыш һәм мәктәптән тыш эш алып бару. Альберт Яхинның, Әхмәт Рәхимовның үстерелешле укыту технологияләрен уңышлы куллана. Укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыру өчен стандарт булмаган дәресләр үткәрә: лексика, морфология иленә сәяхәт-дәресләр; КВН, фонетика, синтаксис, мавыктыргыч грамматика буенча дәресләр, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Булат Сөләйманов, Заһит Акбүләков иҗатына багышланган әдәби кунакханә; Гаяз Исхакый, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Якуб Зәнкиев әсәрләре буенча фикер алышулар.

Рузилә Шәрифулла кызы эш системасының мөһим өлеше – халык педагогикасын куллану. Балалар мәкальләр, әйтемнәр, бәетләр җыялар, аларны альбомнарга туплыйлар. Җыелган материал мәктәптә бәйрәмнәргә әзерлек барышында файдаланыла. Ул – «Чишмәләр» электив курсы, укучыларның «Мин татарча сөйләшәм» (1 сыйныф) программалары авторы. Мәктәптә туган телне өйрәнү өчен шартлар тудырылган. Укучыларның 100%ы татар телен өйрәнә. Мөгаллимә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә ел саен социаль юнәлешле чаралар үткәрә: татар теле һәм мәдәнияте декадасы, татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатына багышланган әдәби кичәләр. Ел саен Г.Тукай һәм М. Җәлилнең туган көннәре билгеләп үтелә.

Иҗади эшләүче, даими эзләнүче педагог осталыгы белән мәктәп методик берләшмәсе утырышларында уртаклаша, ачык дәресләр күрсәтә; район семинарлары, Бөтенроссия «Сөләйман укулары» фәнни-гамәли конференциясе эшендә актив катнаша. Өлкә күләмендә өлкә курслары тыңлаучылары өчен ачык дәресләр уздыра. Ел саен Рузилә Шәрифулла кызы укучылары мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты буенча район һәм өлкә ярышларында катнашалар. Халыкара олимпиадага бару дәрәҗәсенә ирештеләр. Бөтенроссия “Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясендә, “Таң йолдызы” район смотр-конкурсында һәм башкаларда призлы урыннар алалар. «Батырлык гасырларда калачак» Бөтенроссия нәфис сүз осталары ярышына

1 җиңүче, 4 призерны әзерләде ул; «Тукай һәм аның иҗаты» Бөтенроссия смотр-конкурсында

1 лауреат, 5 дипломанты булды.

Рузилә Исмәгыйлева “РФнең Мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе, РФ мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы иясе”.

Әлбәттә, бу бүләкләрнең иң дәрәҗәлеләре генә. Аларга ирешү өчен үтелгән еллар эчендә район, өлкә, Татарстан Республикасы дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бик күп аның.

Оештыру сәләте, укучылар белән тиз арада уртак тел таба белүе, алар арасындагы аңлашылмаучылыкны вакытында хәл итә алуы, файдалы киңәш-ярдәмнәрен укучылар мәктәптән соң да онытмыйлар.

Рузилә өлкәдә чыгып килүче “Яңарыш” татар газетасы белән дә хезмәттәшлек итә. Укучылары белән бергәләшеп мәкаләләр язалар. Мәктәптә аның ярдәмендә әзерләнүче “Тәнәфес” газетасы моңа этәргеч кенә бирә. “Журналистика белән шөгыльләнү стандарт булмаган фикерләүне, сәләтне үстерә”, – ди укытучы.

Педагог бер урында гына торырга тиеш түгел, аңа эзләнү хас. Замана гел алга бара, яңа мөмкинлекләр туа, балалардан артта калырга да ярамый. Бу очракта да Рузилә Шәрифулла кызы төрле интернет ресурсларны куллана. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен сайтларда эзләнә, электрон китапханә сайтларында кирәкле файдалы мәгълүмат таба, алдынгы технологияләрнең асылын төшенә, сынап карый. Шулай тагын яңа җиңүчеләр үсә, мактауларга туры юл ачыла. Аның укучылары үз сүзләрен яклый алучы, акыллы, белемле, камил, иҗади шәхес булып формалашалар.

Хөкүмәтебез аның хезмәтен югары бәяли: Россиянең иң яхшы укытучылары рәтендә икенче тапкыр урын алды Рузилә Шәрифулла кызы.

Гөлнур Вәлиева

yanarish72.ru

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*