tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телне укытуда заманча технологияләр куллану
Туган телне укытуда заманча технологияләр куллану

Туган телне укытуда заманча технологияләр куллану

Казан шәһәренең 182нче лицеенда туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен «Туган телне укытуда заманча технологияләр куллану» дигән темага район семинары узды.

Осиново бистәсенең 2 меңнән артык бала белем алучы 182нче лицейда бөтен шартлар да тудырылган: яхшы җиһазландырылган кабинетлар, спорт залы, ике бассейн, зур ашханә. 1нче сыйныфларда унар параллель!

Семинар барышында туган тел һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте. Мәсәлән, 6нчы сыйныфта Эльвира Иванова тарафыннан Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясе буенча үткәрелгән дәрестә укучылар матурлык төшенчәсенә карашлары үзгәрми калмагандыр, бик ямьсез кешенең дә матур була алуына төшенде алар.

1нче сыйныфта «Сәламәтлек – зур байлык» дигән сыйныфтан тыш чара укучыларны гына түгел, хәтта укытучыларны да сәламәт яшәү кагыйдәләренә өйрәтте. 1нче сыйныф укучысының «Салават күпере» дигән проекты кунакларны аеруча сокландырды. Кәгазьдән һәм катыргыдан ябыштырып эшләнгән йортлар, гаражлар, парклар макеты очраклы гына ясалмаган. Бала үзе яшәгән бистәне киләчәктә әнә шулай күзаллый икән. Укытучысы Гөлназ Равил кызы укучысының бу проект белән әле тагын да конкурсларда катнашачагын белдерде.

Рәмзия Садыйкова, 4 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*