tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як” газетасы баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов Яңа ел уңаеннан кайнар котлауларын һәм җылы теләкләрен ирештерә
“Туган як” газетасы баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов Яңа ел уңаеннан кайнар котлауларын һәм җылы теләкләрен ирештерә

“Туган як” газетасы баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов Яңа ел уңаеннан кайнар котлауларын һәм җылы теләкләрен ирештерә

Татар дөньясына Хөсәин Фәезханов, Кави Нәҗми, Рәшит Ваһапов, Хайдәр Бигичев һәм Зинәтула Билялетдиновлар кебек күренекле шәхесләр биргән Нижгар төбәге бөтен милләттәшләребезгә ялкынлы сәламнәрен, Яңа ел уңаеннан кайнар котлауларын һәм җылы теләкләрен ирештерә. 2021 ел, төкле аягы белән килеп, бар җиһанны тирән куркуга салган пандемия зәһмәтен җиңү һәм Бөтенроссия халык исәбен алу кампаниясе нәтиҗәсендә татарларның саны артуы белән истә калсын иде. Безнең өлкә татар җәмәгатьчелеге бу мөһим юнәлешләрдә җитди эшләр алып бара. Шулай ук 2021 елда Түбән Новгородның 800 еллыгын лаеклы каршылап, бу тантаналы бәйрәмдә дә җирле татарларның шәһәр тарихында уйнаган ролен күрсәтүне төп максат итеп алдык. Аллаһының ярдәме белән, Яңа елга баглаган өмет-хыялларыбыз тормышка ашсын, исәнлектә яшәргә язсын, аяз таңнар атсын, сабантуйлар кайтсын, тормышларыбыз имин аксын һәм барыбызга да кояш белән ай елмаеп баксын.

“Туган як” Түбән Новгород өлкәсе татарларының атналык газетасы баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*