tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як” – уникаль басма
“Туган як” – уникаль басма

“Туган як” – уникаль басма

Бу көннәрдә Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Басманы өлкә губернаторы Глеб НИКИТИН да тәбрикләде. 

“Сезнең газета уникаль – ике телдә чыга. Шул ук вакытта басма яшь һәм кызыклы, үсә һәм яши, укучыларны сөендереп, тормышыбызның барлык өлкәләрен яктырта. Өлкәдән читтә яшәүче меңләгән кеше дә мәгълүматны сезнең газетадан ала, якташларыбыз, кая гына яшәмәсен, газета ярдәмендә кече ватаннары белән элемтәне югалтмый.

“Туган як” газетасының эшчәнлеге төбәкнең иҗтимагый-сәяси тормышын яктыртуга, өлкә татар-мишәрләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап, үстерүгә, татар телен пропагандалауга һәм саклауга юнәлдерелгән.

“Туган як” газетасы коллективына һәм барлык укучыларына кызыклы проектларны бергәләп тормышка ашыруларын, вакыйгаларны күзәтүләрен һәм аларга йогынты ясауларын, кече ватан, күпмилләтле, күп конфессияле халык бердәмлеге хакына сезнең һөнәри эшчәнлегегездә алга таба да уңышлар телим!

“Туган як” редакциясе коллективын һәм газетаны юбилейегыз белән ихластан котлыйм һәм иҗади уңышлар телим!”

Глеб НИКИТИН,

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*