tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады.
«Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады.

«Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады.

«Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел», — дип саный «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

«Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков китапларның яңа форматы турында сөйләде.

«Китапханә идеясын булдыру хыялы күптән бар иде инде. Без чыгарган китап кесәгә сыярлык, аны юлда барганда да укып була. Ә беренче китап өчен укучыларыбыз арасында шактый популяр булган, төрле фикерләр уяткан Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повестенә тукталдым. Автор белән дә килешеп, укучыларга тәкьдим итәргә булдык. Ул мәхәббәт темасын гына алмый. Төп геройлары хәзерге заман кешеләре, кемдер җиңел байлык артыннан куучы, икенчесе өчен рухи байлык кыйммәтрәк. Менә шундый шартларда мәхәббәткә урын бармы? Мәңгелек әлеге хисне яңа заман кешесе таный аламы? Автор укучылары каршына менә шундый сорауларны куя, — диде безгә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Китап – интерактив, күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә алачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*