tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган җир… Туган авыл… Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр
Туган җир… Туган авыл… Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр

Туган җир… Туган авыл… Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр

Туган җир… Туган авыл… Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләр, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Туган төбәгебезнең һәр сукмагы, һәр агачы, кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ә без шушы нигезебезнең тарихын, атамасының килеп чыгышын, мәгънәсен беләбезме соң? Камка авылы мәдәният йортында ,,Мирас” коллективы белән “Пушкин картасы” буенча үткәрелгән “Туган ягым” чарасында без балалар белән менә шушы сорауларга җавап эзләдек. Яшәгән төбәгебездәге тарихи урыннары белән дә таныштык, безнең якларга уйнатылган кызыклы татар халык уеннарын уйнадык.

Чыганак: alkeevskiy.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*