tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган җир” журналының редколлегия утырышында милләт турында җитди сөйләшү булды
“Туган җир” журналының редколлегия утырышында милләт турында җитди сөйләшү булды

“Туган җир” журналының редколлегия утырышында милләт турында җитди сөйләшү булды

Туган якның тарихын, атаклы якташларның язмышын һәм төбәкне өйрәнү мәсьәләләрен яктырту өчен Бөтендөнья татар конгрессы “Туган җир”(“Родной край”) журналы ачкан иде. Елга дүрт тапкыр 270 бит күләмендә 1000 экз. тираж белән басылучы бу журнал  төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәтенә сизелерлек тәэсир ясый.

   25 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында  Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, БТК Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашлыгында  журналның редколлегия  утырышы үтте. “Туган як” басмасын гамәлгә куючы оешманың җитәкчесе буларак, В.Г.Шәйхразиев  татар төбәкләрен өйрәнүнең, милләтәшләрдә  үзаң тәрбияләүнең, төбәк тарихын булдыруының әһәмиятын  ассызыклап әйтте.  2020 нче елда булачак Җанисәпкә әзерләнү, Татарстанда булачак сайлауларга әзерләнү, милләтнең киләчәген билгеләү программаларын булдыру өчен дә  төбәкчелек хәрәкәтен җанландыру кирәк.  

     Утырышта барган эшлекле сөйләшүдә 2019 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. “Туган як”  журналының баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, редколлегия әгъзалары – Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов, тарих фәннәре кандидаты,  татар төбәкләрен өйрәнүче галимә, 50 гә якын китап чыгарган билгеле язучы Фәүзия Бәйрамова, Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов һәм башкалар журналның  эшчәнлеге турында сөйләделәр.  

Утырышта катнашучылар “Туган як” журналында басылган язмаларның фәнни тирәнлеген, темаларның актуальлеген билгеләп үттеләр, басманы камилләштерү буенча тәкъдимнәр керттеләр.  Хәзерге шартларда татар дөньясын тирәнтен өйрәнүнең, тарихи һәм милли үзаң тәрбияләү буенча практик гамәлләр оештыруның үзенчәлекләре турында БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Р.З.Закиров чыгыш ясады.

Яңа, 2020 нче елда татар конгрессының “Туган җир” фәнни-популяр басмасы алдында Россиядә халык санын алу, ТАССРның 100 еллык юбилее, Бөек җиңүнең 75 еллыгы белән бәйле киң колачлы эш алып бару бурычы куелды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*