Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә түбәндәге кандидатураларны күрсәтү турында карар кабул ителде:
1. Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен);
2. Факил Сафин («Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен);
3. Шаһинур Мустафин («Ядрәләрне эреткән йорәкләр», «Алар – Жәлил – Кормаш йолдызлыгыннан!..», «Батырлык кайтавазы» китаплар триптихы өчен);
4. Флера Гыйззәтуллина («Яну дәверләрендә», «Башкаемда – дөнья исәпләре» китаплары өчен);
5. Әхәт Гаффар («Язлар моңы» драмасы, «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны» һәм «Богау» романнары, «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китаплары өчен);
6. Констанин Руденко («Булгарское золото: филигранные височные подвески», «Булгарское серебро» китаплар сериясе өчен);
7. Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);
8. Фәрит Яхин («Умырзая» романы өчен);
9. Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);
10. Фәридә Хасьянова («Татар халык әкиятләре» китабында балалар аудиториясенә татар милли мәдәниятен пропагандалаганы өчен һәм «Тукай балачагы» график диптихы өчен);
11. «Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина.
12. Зөфәр Рәмиев (Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен).
Рузилә Мөхәммәтова