tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тукай мирасы” шигырь уку бәйгесе
“Тукай мирасы” шигырь уку бәйгесе

“Тукай мирасы” шигырь уку бәйгесе

21 нче апрель көнне 10 нчы номерлы “Йолдызлык” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышанган “Тукай мирасы” шигырь уку буенча  муниципаль бәйге үткәрелде. Төп максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтен үстерү, бөек шагыйребез иҗатына мәхәббәт уяту.

Бәйгедә  46 балалар бакчасыннан 80 нән артык бала катнашты. Шулай ук мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы, Бөтендөнья татар  конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе  Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы, 7 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары Зәйнуллина Резеда Кәрим кызы, балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Лотфуллина Гөлфия Равил кызы һәм Зыятдинова Наҗия Шәйхатдар кызы катнаштылар һәм алар балаларның чыгышларын бәяләделәр. Чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелгән бәйгегә кунакларыбыз югары бәя бирделәр. Бу мәктәпкәчә белем бирү йортының даими шундый чаралар үткәреп торуы “Телләр турындагы Канун”ның  үтәлүен тагын бер кат дәлилли.

Барлык катнашучларны, әкият мөһитен тудырып, Су анасы һәм Шүрәле каршы алды. Бәйгенең сәламләү өлеше милләтебезнең гимны “Туган тел” җыры  һәм Тукайга багышланган шигырьләр белән башланып китте. Ә Шайдуллин Кәрим башкаруында кечкенә Апуш роле барлык кунакларның йөрәгенә үтеп керде.

Конкурсантлар  зур әзерлек белән төрле иҗади формада чыгыш ясадылар: сәхнәләштерү, шигырьләр һәм мәсәлләр уку, җырлар һәм музыкаль композицияләр  башкару,  һ.б. Бәйгедә Тукай иҗаты татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә яңгырады. Балаларның чыгышлары эмоциональ,  тойгылы хисләр беләр аерылып торды. Сабыйлар образларга кереп, тамашачыларның бары тик соклану хисләрен уяттылар. Һәрбер катнашучы Габдулла Тукайның китабы белән бүләкләнде.

МУП «Дары природы» җитәкчесе  Савельев Сергей Николаевичка һәм ООО «Алан-ЛТД» җитәкчесе  Габдрахманов Рафаэль Хазиевичка материаль ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләребезне булдерәбез.   “Тукай мирасы” бәйгесе алдагы елларда да дәвамлы булыр һәм әһәмияте тагын да артыр дип өметләнәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*