tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әтнә таңы” кунак җыя
“Әтнә таңы” кунак җыя

“Әтнә таңы” кунак җыя

Һәркайсыгызны 13 май көнне 15.00 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында газетабызның 25 еллык юбилеен билгеләп үтәргә чакырабыз.

Максатыбыз – үткәнебезне искә алып, бүгенгебезгә күз салып, хәбәрчеләребезне зурлап, газета укучыларыбызга кечкенә генә ял бүләк итү. Бинабыз кечкенә, барлык укучыларыбыз сыярлык түгел, иң кулае – театр бинасында очрашсак уңайлы булыр дип уйладык.

Без сөйләрбез, сез сөйләрсез, артистларыбыз җырлар, биючеләр биер… Казан кунаклары да, күрше-тирә район редакторлары да бәяләр, ял итәр. Чыгыш ясарга танылган, халык яратып тыңлаган җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Алсу Хәбибуллина, Зөлфәт Фәхретдинов кайтачагын әлегеә сер итеп кенә әйтәсе килә. Үзебезнең Руслан Галимуллин, Гөлүзә Сираҗиева, Фаил Сәфәров җырлар дип ышанабыз. Биергә булачак журналист Диләрә Батршина кайтасы, барыбыз да яраткан “Алчәчәк”не көтәбез. Илсинә Батталова исеме әлегә сезгә берни әйтмәс, чыгышыннан соң яратырсыз дип уйлыйбыз.

Сәхнә кешеләре булмасак та, без дә сәхнәгә менәргә уйлап торабыз! Гаеп итмәссез, үз кешеләр, дип тынычланабыз. Чакыру билетларын көтмәгез, һәр авыл саен йөреп, һәр кешегә таратуны күз алдына китереп, уйлап бетерә алмадык. Башка вакытта газета аша аңлашканны истә тотып, кунакка да “Әтнә таңы” аша чакырабыз. Миңа әйтмәделәр дигән сүзне әйтү генә түгел, уйламагыз да. Барыгызны да тамаша залында күрергә өметләнәбез, керү ирекле, бушлай! Газетабызны, безне үз иткән һәркем шунда булырга тиеш. Көтәбез. Аллага тапшырдык!

“Әтнә таңы” хезмәткәрләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*