tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музеенда «Татар могиканы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак
Тукай музеенда «Татар могиканы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак

Тукай музеенда «Татар могиканы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак

Бүген, 29нчы гыйнвар көнне, Г.Тукай әдәби музеенда «Татар могиканы» дип аталган шигъри-музыкаль кичә узачак. Чара татар әдәбияты классигы, драматург, публицист Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулуга багышланган.

Музейга әдәбиятчылар Фоат Галимуллин, Хатип Миңнегулов, Әлфәт Закирҗанов, иҗат зыялылары вәкилләре, язучының туганнары чакырылган. Кунаклар Г.Камал һәм Г.Кариев исемендәге театр артистлары башкаруында әсәрләрдән өзекләр ишетәчәк, «Печән базары» спектакленнән өзек карый алачак.

Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*