tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай премиясе алган язучының уртача яше 60
Тукай премиясе алган язучының уртача яше 60

Тукай премиясе алган язучының уртача яше 60

62 ел элек беренче тапкыр Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә башлый.  Мисал өчен, язучылар арасында Равил Фәйзуллин әлеге премиягә 34 яшендә, ә Гомәр Бәширов 95 яшендә лаек була. Күпсанлы ир-атлар арасында биш кенә бөртек хатын-кыз лауреат бар. Ә инде язучыларның уртача яшен исәпләсәк, ул 59,9, ягъни түгәрәкләсәк 60 яшь. Тукай премиясе тарихында әдипләребез бу бүләккә ничә яшьтә ирешкән соң? Игътибарыгызга 1958 елдан башлап 2020 елга кадәр әлеге дәүләт бүләгенә лаек булган язучылар исемлеген тәкъдим итәм.

Әхмәт Фәйзи – 55 яшь (1958);
Габдрахман Әпсәләмов – 47 яшь (1959);
Сибгат Хәким – 48 яшь (1960);
Хәй Вахит – 41 яшь (1960);
Хәсән Туфан – 65 яшь (1966);
Нәкый Исәнбәт – 68 яшь (1968);
Ибраһим Гази – 62 яшь (1969);
Шәукәт Галиев – 43 яшь (1972);
Фатих Хөсни – 64 яшь (1972);
Гариф Ахунов – 47 яшь (1973);
Мирсәй Әмир – 67 яшь (1974);
Марс Шабаев – 42 яшь (1976) ;
Диас Валиев – 37 яшь (1976);
Гамил Афзал – 55 яшь (1977);
Равил Фәйзуллин – 34 яшь (1978);
Туфан миңнуллин – 43 яшь (1979)
Илдар Юзиев – 47 яшь (1980);
Атилла Расих – 64 яшь (1981);
Аяз Гыйләҗев – 55 яшь (1983);
Әмирхан Еники – 75 яшь (1984);
Гәрәй Рәхим – 42 яшь (1984);
Нури Арсланов – 72 яшь (1985);
Хисам Камалов – 60 яшь (1986);
Мәхмүт Хәсәнов – 60 яшь (1988);
Мөхәммәт Мәһдиев – 59 яшь (1990);
Ибраһим Сәлахов – 78 яшь (1990);
Гөлшат Зәйнәшева – 63 яшь (1991);
Мөдәррис Әгъләм – 45 яшь (1992);
Ринат Мөхәммәдиев – 44 яшь (1993);
Нурихан Фәттах – 65 яшь (1994);
Фәнис Яруллин – 57 яшь (1995);
Гомәр Бәширов – 95 яшь (1996);
Ренат Харис – 55 яшь (1997);
Роберт Миңнуллин – 49 яшь (1998);
Әхсән Баян – 71 яшь (1999);
Зөлфәт – 53 яшь (2000);
Роберт Әхмәтҗанов – 66 яшь (2001);
Якуб Зәнкиев – 85 яшь (2002);
Мөсәгыйть Хәбибуллин – 75 яшь (2003);
Миргазиян Юныс – 76 яшь (2004);
Рөстәм Мингалим – 67 яшь (2005);
Рабит Батулла – 68 яшь (2006);
Марсель Галиев – 59 яшь (2006);
Равил Бухараев – 54 яшь (2006);
Разил Вәлиев – 60 яшь (2007);
Рәдиф Гаташ – 67 яшь (2008);
Зиннур Мансуров – 59 яшь (2009);
Зөлфәт Хәким – 48 яшь (2009);
Ркаил Зәйдулла – 48 яшь (2010);
Фоат Садриев – 69 яшь (2010)
Лена Шагыйръҗан – 65 яшь (2011)
Ильфак Ибраһимов – 58 яшь (2011);
Нәбирә Гыйматдинова – 56 яшь (2013);
Вахит Имамов – 60 яшь (2014);
Клара Булатова – 79 яшь (2015);
Газинур Морат – 56 яшь (2016);
Мәдинә Мәликова – 81 яшь (2017);
Камил Кәримов – 67 яшь (2018);
Тәлгать Галиуллин – 80 яшь (2019);
Лирон Хәмидуллин – 87 яшь (2020);
Денис Осокин – 42 яшь (2020).

Булат Ибраһим

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*