tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай туган көнне Татар конгрессы бүләкләре тапшырылды
Тукай туган көнне Татар конгрессы бүләкләре тапшырылды

Тукай туган көнне Татар конгрессы бүләкләре тапшырылды

Быел, пандемия вакытында, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен зурлап оештырып булмады. Шуңа карамастан, «Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге» президиум вәкилләре Тукай паркына  җыелдылар. Җыелышны оешманың рәисе Сәлим Назин ачты. Ул милли хәрәкәтнең активистларына үз рәхмәтен җиткерде. Очрашуда Татарстан язучылар Советы әгъзасы Идият Аширов Г. Тукайның  һәм шулай ук үз шигырләрен укыды. Шушы очрашуда Пермь крае Милли мәдәни мөхтәриятенең 30 еллыгында тапшырылмаган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты медальләре тапшырылды. Конгрессның зур бүләкләре «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале Уразов Эльмарт Шәйхиевичка тапшырылды. Эльмарт Уразов  49 ел  Барда районының «Таң»газетасында хезмәт куя. Ул Пермь краенда татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өстендә бер өзлексез армый талмый эшли, аның тырышлыгы белән район газетасында 200гә якын җирле авторларның әсәрләре бастырылды.  Медальга шулай ук «Тол буйлары» җирле радио һәм телевидение җитәкчесе Габдулхакова  Җәүһәрия Сәетгәлиевна да лаек булды. Ул да өч дистә елга якын халкыбызга үзенең олы хөзмәтен күрсәтә.

Сәлим Назин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*